Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ннан укып белдек

"Әтнә таңы", яшьләр эше һәм спорт бүлеге, районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә игълан ителгән "Юл хөрмәт сорый" бәйгесенә дә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Газетабызга хәбәр иткәнчә, язгы каникулларда ял итеп кенә ятмаган, ә бәйгебездә актив катнашкан укучыларыбызны мәдәният һәм спорт бүлегенә дәшкән идек. Рәхмәт, дүртесе вакыт табып, килгәннәр....

"Әтнә таңы", яшьләр эше һәм спорт бүлеге, районның ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә игълан ителгән "Юл хөрмәт сорый" бәйгесенә дә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Газетабызга хәбәр иткәнчә, язгы каникулларда ял итеп кенә ятмаган, ә бәйгебездә актив катнашкан укучыларыбызны мәдәният һәм спорт бүлегенә дәшкән идек. Рәхмәт, дүртесе вакыт табып, килгәннәр. Болар - Күәм авылыннан Зәринә Гатауллина, Булат Гатауллин, Бәрәскә авылыннан Радик Шәрәфиев, Күәм авылыннан Олы Әтнә мәктәбе укучысы Камилә Зәйнуллина. Әлеге укучыларыбыз газетабызны да укып баралар икән. "Бәйге хакында "Әтнә таңы"ннан укып белдек", - диделәр алар. Һәркайсына да яхшы билгеләренә генә укуларын теләп калабыз. Алдагы бәйгеләрдә башка укучыларыбыз да актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев