Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ның Мамадыштагы хәбәрчесе яза

Без һәм алар Бүгенге яшәешебезне карап-күзәтеп йөрим дә: "Безне укытучыларыбыз, әти-әниләребез кече яшьтән үк эшне, тормышны сөяргә өйрәткән икән, рәхмәт яугырлары", - дип уйлыйм. Балаларыма шул хакта сөйләсәм, алар: "Әни, бу -әкиятме?" - диләр. Без бүгенге яшьләр арасында күзәтелгән тәмәке тарту, сыра эчү кебек начар гадәтләр белән мавыкмадык. Без үскәндә...

Без һәм алар

Бүгенге яшәешебезне карап-күзәтеп йөрим дә: "Безне укытучыларыбыз, әти-әниләребез кече яшьтән үк эшне, тормышны сөяргә өйрәткән икән, рәхмәт яугырлары", - дип уйлыйм. Балаларыма шул хакта сөйләсәм, алар: "Әни, бу -әкиятме?" - диләр. Без бүгенге яшьләр арасында күзәтелгән тәмәке тарту, сыра эчү кебек начар гадәтләр белән мавыкмадык. Без үскәндә авылыбызда бер генә үсмер тәмәке белән шаярды, ул да капка төпләрендә утыручы бабайлардан шүрли иде. Бүгенге авылда андый бабайлар юк инде, булсалар да, хәзерге яшьләр аларны барыбер санга сукмас иде, мөгаен. Хәзер ана - кызына, ата улына сүзәйтергә кыймый бит. Туган авылыма кайткан саен апалы-сеңелле Хәмдия белән Бәдига әбиләрне күз алдына китерәм. Җыйнак гәүдәле, сөйкемле йөзле, җитез хәрәкәтле, соклангыч тавышлы, басынкы холыклы Бәдига әби балаларны аеруча ярата, аларны аңлый иде. Элекке елларда авылда көтү кайтып, сыерлар савылгач, аларны кич җәйләүдә көтү бар иде. Без балалар анда бик күпләп җыела идек, безнең белән Бәдигаәби дә чыга (Хәмдия һәм Бәдига әбиләр кияүгә чыкмыйча,үлгәнче "апа", "сеңлем", "нәнәм" дип бер-берсен хөрмәтләп, бик тату яшәделәр). Сыер, сарыклар асрадылар. Бәдига әби башта иртәнге савымда сыерына бирер өчен олы җәймәсенәсусыл үләннәр җыя, аннан безне янына чакырып алып, тәмле ипие белән сыйлый. "Бүген ипи салдык, ашагыз, бәбекәйләрем", - дип, кетердәп торган иң тәмле җирләрен сындырып бирә. Аннары гыйбрәтле, кызык хәлләр сөйли. Без бит шук, тыңламыйбыз. "Бер елны бәрәңге бакчабызда корбан сарыгы чалдык, икенче көнне шул урынга күзем төште, аннан үзгә бер яктылык бөркелә иде, - дип сөйләгән иде ул бер кичтә. - Күзләремә ышанмыйча, тәрәзә челтәрен кабат күтәреп, бакчадан сирпелгән яктылыкны исем китеп күзәтеп тордым. Апа белән догалар укыдык, корбаныбыз кабул булган, күрәсең..." Хәмдия белән Бәдига әбиләр мәрхүмнәр инде, нигезләренәбашка кешеләр олы итеп өй салдылар. Бала чакта безне тәмле ипиләр белән сыйлаган, күңелләребезгә якты хатирәбулып кереп калган әбиләребезнең рухлары шат булсын иде. Фирая МИНГАЛИЕВА, Мамадыш районы, Уразбахты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев