Әтнә театры "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумында катнаша
Җәмгыять

Әтнә театры "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумында катнаша

28 майдан 3 июньгә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза.

    28 майдан  3 июньгә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның иң югары ноктасы буларак, Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге форумда Әтнә театры артистлары да катнашачак.

- Бу берьеллык форум. Әлеге форумда артистларны актер осталыгына өйрәтәләр. Кыскача әйткәндә,  бу  -  безнең өчен өйрәнү мәктәбе.  Монда семинарлар да, фикер алышулар да була, - дип ачыклык кертте Әтнә дәүләт драма театры  директоры Ленур Зәйнуллин.

Форумда Әтнә театрының берничә артисты, әдәбият бүлеге мөдире һәм директоры катнаша. 


Нет комментариев