Әтнә театры аристлары
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында янып- пешеп театрның 95 еллыгына хәзерләнәләр. Шушы уңайдан биредә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектакленә репетицияләр бара. Газетабыз битләрендә театрга читтән кайткан артистлар белән таныштырып үткән идек инде. Коллективта үзебездә туып-үскәннәре, чын әтнәлеләр дә бар бит әле. Бүген сүзебез шулар турында. Рәзинә Ибраһимова,1989 елда Олы...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында янып- пешеп театрның 95 еллыгына хәзерләнәләр. Шушы уңайдан биредә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектакленә репетицияләр бара.
Газетабыз битләрендә театрга читтән кайткан артистлар белән таныштырып үткән идек инде. Коллективта үзебездә туып-үскәннәре, чын әтнәлеләр дә бар бит әле. Бүген сүзебез шулар турында.
Рәзинә Ибраһимова,1989 елда Олы Әтнә авылында туган. 2006 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты театраль факультетының режиссура кафедрасында , Наил Дунаев курсында укыган. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, 2011 елда Әтнә театрына эшкә кайткан. Диплом спектакле - Аманулланың "Борын-борын заманда" спектаклендә Акмаңгай роле. Әтнә дәүләт драма театрында иң беренче рольләре - Туфан Миңнуллинның "Җен алыштырган" спектаклендә - төп рольдә,Равил Сабырның "Күбәләкләр утка оча" спектаклендә - Эля .
Зиннур Һадиев, 1987 елда Югары Ослан районы Шеланга авылында туган. Әтисе - Олы Әтнәдән, әнисе - Кышлау ягыннан. 5 яшьлек чагында бирегә күчеп кайтканнар. Олы Әтнәурта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегендә, музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә. 2007 елда Әтнә сәнгать мәктәбенә баян укытучысы булып эшкә кайта. 2007 - 2008 елларда армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, Әтнә халык театрына чакыру ала. Беренче роле - Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклендә - Эльбрус . Читтән торып Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетында , режиссура кафедрасында укый.
ЗөҺрә Галиева, 1989 елда Олы Әтнә авылында туып-үскән. 2007 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, театр факультеты режиссура кафедрасында Ришат Хузиахметов курсларында укый. Соңгы 5 курста укыганда Әтнә дәүләт драма театрына эшкә кайта. Диплом эше - Туфан Миңнуллинның "Җен алыштырган" спектакле. Университетта уку чорында "Сорнай" ансамбленә йөргән. Әтнә театрында иң беренче роле - Равил Сабырның "Күбәләкләр утка оча" спектаклендә Мәрьям.
- Сезгә иң беренче соравым - бирегә нинди уй- хыяллар белән кайттыгыз? Алдыгызга куйган максатка ирештегезме, хыялларыгыз акландымы?
Зөһрә: Рамил абый куйган спектакльләр миңа электән ошый иде. Каядыр читкә киткәнче, үземнең туган ягыма кайтып эшлисем килде. Чакырдылар - каршы килмәдем. Аннан соң без бит режиссер булырга укыдык. Артистка буларак практик яктан үсеш аласым килде. Театр артисты ул - күпкырлы талант иясе. Хыялларым аклана башлады дип курыкмыйча әйтә алам.
Зиннур: Театрда уйнауны элек берничек тә күз алдына китерә алмый идем. Башта әлбәттә кыенгарак туры килде. Артистларның эшен бик җиңел дип әйтә алмыйм. Әмма хәзер ияләнгәч, сәхнәдә булуның, анда уйнауның, тамашачылар рәхмәтенең тәмен татыгач, икенче төрле уйлыйм. Һөнәрем миңа бик ошый.
Рәзинә: Кечкенәдән театрга гашыйк мин. Әтием дә халык театрында уйнаган кеше. Театрга дәүләт статусы бирелер дип өметләнмәгән дә идек. Безнең бәхеттән укып бетерүгә ул да дәүләт театры статусы алды. Ландыш апа чакыргач берсүзсез эшкә килдем. Аллага шөкер, хыялларым тормышка ашып килә. Үземне төрле образларда сынап карыйсым килә, әлбәттә. Акрынлап барысы да мин теләгәнчә бара.
- Белүемчә, сез бүгенге көндә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" әсәре өстендә эшлисез. Артист буларак, бу спектакльдә уйнаган рольләрегез аша шул чордан тамашачыларга нинди сыйфатларны җиткерер идегез?
Зиннур: Бердәмлекне. Минемчә, бүген безнең халыкка бердәмлек җитеп бетми. Таркауландык.
Рәзинә: Бүген һәркем үзе өчен генә яши. Бүтәннәр кыек юлга кереп китсә, ярдәм итәсе урынга, батырырга гына тырышалар. Ә ул чакта алай булмаган.
Зөһрә : Халыкның бердәмлеге сугыш чоры белән дә бәйле булгандыр инде. Минемчә, эчкерсезлек, кеше хәсрәтен үзеңнеке итеп кабул итү бүгенге заман өчен ят нәрсә.
- Коллектив ничек? Театрда эшләү дәверендә остазыгыз дип кемне атар идегез? Һәм нинди сыйфатлары өчен?
Рәзинә: Коллектив бик әйбәт.
Зөһрә: Коллективта безне яклаучы, саклаучы әниебез дә, әтиебез дә бар. Алар безгә терәк.
Рәзинә: Ә безнең өчен остаз, иң тәҗрибәле артистыбыз - Таһир абый. Кеше буларак та бик әйбәт ул. Сабыр да.
Зөһрә: Шаяртып та куя. Ә сәхнәдә ничек уйный! Ул һәр яклап безнең өчен үрнәк .
- Зиннур, менә син баянда оста уйныйсың. Зөһрә бии, җырлый... Сәхнәдә шушы һөнәрләрегез булышамы? Гомумән, артист булырга сезне нәрсә этәрде?
Зиннур : Заманында мин баян уйнарга да Таһир абыйдан өйрәнгән идем. Әлбәттә, бу миңа бик ярдәм итә. Рольләрне дә шуңа бәйлеләрен бирәләр. Артист булу теләге кечкенәдән. Элек бит "Дом пионеров" бар иде.
Рәзинә: Без мәктәптән туры шунда гына китә идек. Бию, рәсем, чигү түгәрәкләренә йөрдек.
Зөһрә: Анда укыткан укытучыларыбызны - Рита апа Садыкова, Зөлфия апа Габделхакованы, Илфар абый Сафиуллин, Таһир абый Файзрахмановны зур хөрмәт белән искә алабыз.
Зиннур: Нәкъ менә алар безне иҗади яктан үстерделәр, киләчәк тормышыбызга этәргеч бирделәр.
Рәзинә: Артист булу теләге миндә әтидән күчкәндер дип уйлыйм. Ул халык театры артисты иде. Сүз уңаеннан, элек Әтнә халык театры куйган "Миңлекамал" спектаклендә Мәхмүт ролен башкарган ул.
Зөһрә: Сәхнә безне кечкенәдән үзенә тартты. Төрле концертлар, бәйгеләр... Шулар белән бәйле рәвештә Гомәр абый Мәрданов. Сәхнә хәрәкәтенә безне нәкъ менә ул өйрәтте дисәң дә була.
Рәзинә: Бик зур иҗади потенциалга ия кеше ул. Аның кырыс таләпчәнлек белән сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтүе безгә әле дә ярдәм итә. "Улыбка" дип куюы гына да ни тора иде.
Зөһрә: Биюче буласым килгән иде. Әмма сәламәтлегем ул дәрәҗәдә булмады. Ә сәхнә кызыктыра. Шуңа да артист булырга карар кылдым.
- Киләчәккә планнар...
Рәзинә: Яңа рольләр, тамашачы хөрмәте. Артистка шуннан да артыгы кирәкмидер инде ул.
Зиннур: Эшләргә, тырышырга. Безгә булган ышанычны акламый калмаска.
Зөһрә: Коллективыбызда бердәм, тату булып эшләргә язсын. Тамашачыларыбыз булып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев