Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры артисткасы – “Башваткыч”та

Әтнә театры артисткасы Гүзәл Гафарованы таныгансыздыр инде, телевизор экраннарында аның рәсеме еш күрсәтелә, чөнки Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" нәфис фильмына төшеп кайтты. Бик тиздән, октябрь аенда Олы Әтнәдә дә күрәчәкбез бу фильмны. Ә менә 16 сентябрь көнне Әтнә дәүләт драма театры артисткасы Гүзәл Гафарова "Башваткыч"тапшыруында булып кайтты. - Тапшыру Габдрахман...

Әтнә театры артисткасы Гүзәл Гафарованы таныгансыздыр инде, телевизор экраннарында аның рәсеме еш күрсәтелә, чөнки Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" нәфис фильмына төшеп кайтты. Бик тиздән, октябрь аенда Олы Әтнәдә дә күрәчәкбез бу фильмны. Ә менә 16 сентябрь көнне Әтнә дәүләт драма театры артисткасы Гүзәл Гафарова "Башваткыч"тапшыруында булып кайтты.

- Тапшыру Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"енә багышланган иде. Беренче тапкыр катнашуым, шуңа күрә башта азрак каушадым да, аннан ияләндем, бик күңелле булды. 7 балл җыя алдым, икенче урында калдым, бүләккә электр чәйнеге бирделәр, - ди Гүзәл.

- Ә телевизордан кайчан күрәчәкбез?

- Кайчан күрсәтәчәкләрен әле әйтмәделәр, телевизордан тиздән рекламасын күрсәтә башларлар дип уйлыйм. Бер уңайдан минем белән тапшыруга барган әниемә, сеңелемә, Әтнә театры артистларына, бергә укыган группадаш кызларга, минем җанатарларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә. Исән-сау булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев