Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры сезонны ачып җибәрде

Җомга көн кич белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары чираттагы сезонын Георгий Хугаевның "Моя теща" водевиле ягъни "Шимбә көн кич белән спектакле белән ачып җибәрде. Ярата безнең халык театр сәнгатен, ә үзебезнең артистларның уйнавын түземсезлек белән көтеп ала. Тамаша залы, спектакль башланырга ярты сәгать вакыт кала, чәчкәләр...

Җомга көн кич белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары чираттагы сезонын Георгий Хугаевның "Моя теща" водевиле ягъни "Шимбә көн кич белән спектакле белән ачып җибәрде.


Ярата безнең халык театр сәнгатен, ә үзебезнең артистларның уйнавын түземсезлек белән көтеп ала. Тамаша залы, спектакль башланырга ярты сәгать вакыт кала, чәчкәләр күтәргән тамашачы белән тула. Аның да сере бар: тамашачы алдан гапләшә башлый, "Бик әйбәт була,ди, кичә репетиция барышында күргәннәр шулай дип сөйләгәннәр. Әтнә халкы монысына да аптырамый, чөнки яраткан артистларының чыгышын авылдашлар репетиция барганда карый башлыйлар, ничә көн куйсалар, шул көн санынча карыйлар, аеруча ошатканнарын авылларга чыгып та тамаша кылалар. Әлеге спектакль хакында да алдан шундый сүзләр йөрде. Әллә шуның нәтиҗәсе, әллә артык сагынылган тамаша залы халык белән тулы иде.
Ниһаять башланды. Спектакль башланды да бөтереп алып та кереп китте. Артистларыбыз Таһир Габидуллин, Лилия Мөхәмәтҗанова, Фаяз Хөсәенов, Гүзәл Гафарованың осталыкларын сурәтләп кенә бетерә торган да түгел, бу спектакльне карарга кирәк.
Җыр-бию, уен-көлке...--"рәхәтләнеп көлдек, эчләр авыртып бетте, уйнап та карыйлар, берсеннән-берсе оста","Кара-кара Фаязны, ничек бии, гэүдәсенең сыгылмалыгы, шаккатмалы","Рамилнеке Рамилчә, үзенчә булыр инде аның, аның ишеге дә йөри, кирза итеге дә зал уртасында торып кала, вәт талант", "Күрдеңме әле син тере оркестрда гитара белән режиссер Рамил Фазллыев үзе бит, булдыра да инде"-әнә шулай сөйләшә-сөйләшә, бәя биреп карады тамашачы.
Көлдек. Соңрак уйландырды, безнең бүгенге тормышны, акчаның өстенлеген, ир-хатын мөнәсәбәтен, мәхәббәтнең барлыгын...артистларыбыз шундый оста итеп ачтылар да салдылар.
Спектакль тәмамлангач та артистларны чәчкәләргә күмеп, һәрвакыттагыча аягүрә басып алкышладык. Ял итеп, куанып кайттык, Әтнә дәүләт театрын таныйлар бүген, үзенең талантлы яшь артистлары белән билгеле ул...уйнап кына торсыннар, алар безгә, театр сәнгатен сөючеләргә бик кирәк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев