Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрына 5 ел

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры быел үзенең беренче юбилеен бәйрәм итә. Шушы уңайдан театрның җитәкчесе Ленур Зәйнуллин белән сөйләшәбез. - 2011 елның 23 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Әтнә теат­рына дәүләт статусы бирү турында Указ кабул ителде. Шушы датага туры китереп, һәм инде биш еллык юбилеебыз уңаеннан...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры быел үзенең беренче юбилеен бәйрәм итә. Шушы уңайдан театрның җитәкчесе Ленур Зәйнуллин белән сөйләшәбез.
- 2011 елның 23 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Әтнә теат­рына дәүләт статусы бирү турында Указ кабул ителде. Шушы датага туры китереп, һәм инде биш еллык юбилеебыз уңаеннан 5 апрельдә яраткан тамашачыбызга яңа премьерабызны тәкъдим итә­без. Бу - күренекле татар драматургы Хәй Ва­хитның "Ике килен-килендәш" әсәре. Нигә нәкъ менә шул спектакльне сайладыгыз диярсез. Әтнә халык театрының данлыклы режиссеры Гомәр Мәрдәнов 80нче елларда сәхнәдә куйган спектакль ул. Артистыбыз Т­аһир абый Габидуллин ул чакта бригадир ролен баш­карган. Сер итеп кенә әйтим, юбилейда куелачак спектакльдә дә нәкъ шул рольдә уйнаячак. Артистларга килгәндә, Таһир абыйдан тыш, өлкән артистларыбыздан Таһир абый Фәйзрахманов, Фирдания Хәйруллина, тамашачыларыбызга яхшы таныш Азат Хәйретдинов, Раиль Сәләхиев, Сиринә Хисматуллина, Зөһрә Хөсәенова, Айгөл Гыйрфанова, Сылу Бәйрәмова, Рәмис Галиев, Фаяз Хөсәенов белән беррәттән Илсөяр апа Габидуллина катнашачак. Зиннур Хадиев исә төп рольне башкара. Күмәк күренешләрдә - Нияз Заһидуллин, Рамазан Сәләхетдинов һәм Дамир Сидеев.
Халык театры булып яшәгән соңгы елларга күз салыйк. Әтнәдә элек-электән театр сәнгатенә гашыйк, югары зәвыклы тамашачы яши. Илфат Хәкимов, Марат Хабибуллин, Алсу Хәкимова, Азат Хәйретдинов, Гөлия Сибгатуллина кебекләрнең сәхнә образларына мөкиббән.Әнә шундый "театр җанлы" фанатлар талантына яңа гына режиссер булып кайткан Рамил Фазлыевның һөнәри осталыгы да килеп кушыла. Иҗади хезмәттәшлекнең җимеше булган Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектакле бөтен респуб­ликаны шаулата. "Идел -йорт" халык театрлары фестивалендә гранприга лаек булган спектакь артыннан бер - бер артлы Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса", "Җырым табар сине" әсәрләре сәхнәләштерелә. Кабат уңыш. Фидакарь эшчәнлекнең җимеше буларак театр дәүләт статусы ала. Дәүләт театры буларак беренче итеп куйган спектакльләре - Равил Сабырның "Күбәләкләр утка оча" әсәре. Флорид Бүләковның "Сөясеңме - сөймисеңме" спектакле дә театр тәнкыйтчеләре тарафыннан югары бәя­ләнә. Биш ел эчендә нинди премьералар белән генә сөендермәде теат­рыбыз яраткан тамашачысын.
­- Әйе, районда гына тү­гел, бөтен республика­да зур уңышка ирешкән спектакльләребез белән чын күңелдән горурлана алабыз. Зөлфәт Хәкимнең "Язын бозлар акканда", Хәй Вахитнең "Кияүләр" музыкаль ко­ме­дияләре, Мирхәйдәр Фәй­зинең "Адашкан кү­ңел" драмасы, Кәрим Тин­­чуринның "Американ" ко­медияләре әнә шун­дый­лардан. Бөек Җи­ңү­нең 70 еллыгы уңаен­нан сәхнәләштерел­гән Мир­сәй Әмирнең "Миң­лекамал"ы, Туфан Миң­нул­линның "Ай булмаса йолдыз бар", Гамир Нас­рыйның "Яшел эшләпә" спек­такльләре тамаша­чы мәхәббәтен яулады. Моннан тыш нәни тамашачылар өчен куел­ган Рәдиф Сәгъдинең "Серле төн", Илгиз Зәйниевнең "Урман club" әкиятләре дә яратып кабул ителде. Театрыбызның ике артис­ты - Гүзәл Гаффа­рова һәм Марат Хабибуллин төрле елларда театраль "Тантана" премиясенә лаек булдылар. Шулай ук Марат абый Хабибуллинга «Татарстан Респуб­ликасының атказанган ар­тисты», Рамил Фазлыевка «Татарстан Респуб­ликасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Гөлия Сибгатуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр би­релде.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының бүгенге көндә тамашачы үз итеп өлгергән иҗади коллективы бар. Олы Мәңгәр авылы егете яшь артист Рамазан Сәләхетдинов, Кушлавыч авылы кызы, Казан театры училищесының Илдар Хайруллин классын тәмамлап кайт­кан Зөһрә Мөхәммәтшина да матур гына эшләп киләләр. Биш ел эчендә Әтнә театры Татарстанны гына түгел, Россиянең бүтән өлкәләрендә дә танылырга өлгерде. Мәс­кәү, Самара, Ульян, Орен­бург, Себер регионы тамашачысына да яхшы таныш алар. Киләчәктә дә бары уңышлар гына телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев