Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрында – яңа сезон

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең чираттагы сезонын ачырга әзерләнә. Быел артистларыбыз сезонны осетин язучысы , данлыклы «Кара чикмән» спектакленең авторы Георгий Хугаевның «Моя теща» водевиле белән ачылып китәчәк. Исеме рус телендә булганга аптырадыгызмы? Әлеге әсәр Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә куела. Ә ул исә аңа » Әлфия белән Афзал...

 

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең чираттагы сезонын ачырга әзерләнә.

 

Быел артистларыбыз сезонны осетин язучысы , данлыклы "Кара чикмән" спектакленең авторы Георгий Хугаевның "Моя теща" водевиле белән ачылып китәчәк. Исеме рус телендә булганга аптырадыгызмы? Әлеге әсәр Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә куела. Ә ул исә аңа " Әлфия белән Афзал яки шимбә көн кич белән " исемен биргән. Афишаларда күргәнегезчә, әсәр "Шимбә көн кич белән" дип аталачак. Музыкаль комедия булган әлеге спектакльдә театрыбызның талантлы артистларыннан бер төркем катнаша. Спектакль ике составта дөнья күрәчәк. Беренчесендә - Таһир Габидуллин, Гүзәл Гаффарова, Фаяз Хөсәенов һәм Лилия Мөхәмәтҗанова уйнаса, икенче составта - Рәмис Галиев, Сылу Бәйрәмова, Зөһрә Хөсәенова, Нияз Загидуллиннар катнашачак. Спектакль барышында тамашачылар каршында тере оркестр чыгыш ясар дип көтелә.

Сезон ачылу уңаеннан театр җитәкчесе Ландыш Фазлыева менә нәрсәләр сөйләде:

- Быелгы сезонда коллективыбызда тагын бер артисткага баеды. Ул - өч ел Чаллы театрында хезмәт куйган Алинә Гәрәева, артистыбыз Дамир Сиддеевның тормыш иптәше. Планнарга килгәндә , һәр елдагыча, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен спектакль әзерләргә уйлыйбыз. Бу инде безнең матур традициягә әйләнде. Аңарчы, шулай ук елдагыча гастрольләргә бару көтелә. 25 октябрь көнне Мәскәүдә Кәрим Тинчуринның "Американ" комедиясе белән чыгыш ясаячакбыз. Бу әсәрне тамашачы бик яратып кабул итте. Ә инде 25 ноябрьдә, Самара шәһәренә, менә хәзер тамашачы хозурына тәкъдим ителгән "Шимбә көн кич белән" спектаклен алып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев