Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

Әтнә техникумы Лубян командасын җиңеп, финалга чыкты

"Ашыт" спорткомплексы базасында профессиональ белем бирүче уку йортларының спартакиадасы кысаларында 2нче зона командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Анда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Арча педагогия көллияте, Арча агропром көллияте, Кукмара аграр көллияте, Лубян урманчылык көллияте, Саба аграр көллияте студентлары көч сынашты. Уеннар бик кискен барды. Финал уенында Әтнә техникумы командасы 1:0 исәбе белән Лубян командасын җиңде һәм беренче урын яулады, 2нче зонадан финалга чыкты. Республика финалы шулай ук "Ашыт" спорткомплексы базасында 26 апрель көнне узачак. Анда 4 команда көч сынашачак. Үзебезнең командага уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев