Әтнә техникумы – лауреат
Техникумнар - лауреат Казанның «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап «Без бәхетле буын» ( «Мы счастливое поколение») үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл...
Техникумнар - лауреат
Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Без бәхетле буын" ( "Мы счастливое поколение") үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының "Яшьлек" үзешчән коллективы 5 номинациядә дипломнарга лаек булды. Аларның өчесендә икенче дәрәҗә лауреат булсалар, вокал -соло һәм кул эшләре күргәзмәләре номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алганнар. .Шунысын да әйтергә кирәк, фестивальдә 70тән артык уку йорты катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев