Әтнә техникумының "Язгы тамчы"сы
Казан шәһәренең КСКА КФУ "УНИКС" та "Весенняя капель - 2017» фестиваленең гала-концерты узды.
Сайлап алу турлары 8 зонага бүленеп 85 профессиональ уку йортлары арасында узды. Безнең Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары "Җырлыйм туган якта" дигән программа белән чыгыш ясадылар һәм 3 дәрәҗәдәге диплом белән буләкләнделәр. Номинацияларга килгәндә безнең "Кристалл" вокаль ансамбле «Гармун алыйк әле дускай" җыры өчен 3 дәрәҗәдәге диплом, "Татарча эстрада вокалы" номинациясе 1 дәрәҗәдәге диплом, "Безнең Дөнья. Минем Җирем" фотокүргәзмәсе шулай ук 3 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. 85 фотокүргәзмәнең 26 сы гына бүләкләнде һәм шулар арасында безнеке булуына бик куандык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев