Әтнә терлекчелегендә уңайлыклар ишәер
"Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә тиздән янә бер савым комплексы эшли башларга тиеш.
Элеккесе белән янәшә төзелгән торакларның берсендә әлегә 330 буаз тана, икенчесендә 350 симертү үгезе һәм каплату таналары урнаштырганнар. Кышын ике арада савым залын төзиләр. "Шахтер" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов белән дә шул хакта сөйләштек.
- "Таң" хуҗалыгындагы кебек була. Җиһазлары "Вестфалия" фирмасыннан, - диде ул.
Һәр торакта 350шәр баш савым сыеры булачак. Димәк, элеккеләре исәбенә, барлык савым сыерлары санын 1500гә җиткерергә уйлыйлар. Яңа торакларда 6 савымчы ике сменада заманча тәрбияләүгә күчәләр. Алардан тыш, 4 терлекче, белгечләр дә булачак.
- Заманча тәрбиягә күчүнең төп файдасы - сөтнең үзкыйммәте кимүдә. Башта ук шул максат куелган иде, - диделәр биредә.
Монысын "кара акыл" белән дә чамаларга була: күпме савымчы, терлекче кими, транспортер, димәк, энергиягә экономия, тирес чыгаручы тракторның әрле-бирле йөрисе юк! Әле гади күз күреп бетерә алмаган өстенлекләре бихисап. Әйтик, монда хәзер тояк чире юк дәрәҗәсендә. Чөнки сыер гел хәрәкәттә - бәйләмичә тәрбияләнә, бетон идәндә басып тормый - салам түшәктә йөри.
Быел азык запасы да начар түгел. 15200 тонна кукуруз силосы, 12000 тонна сенаж әзерләгәннәр, фураж да күп. Шуңа күрә бернинди өстәмәләр дә алмыйлар. Ә инде узган 9 айда 985 бозау, алдагы елдан 55 башка күбрәк алганнар икән, монысы ясалма орлыкландыручылар тырышлыгы. Яңа савым комплексы эшли башлагач, уңайлыклар тагын да ишәер.
Автор фотосында сулдан уңга: ремонтчы егетләр Рәдиф Сәфәргалиев, Алмаз Галиев, Рәдиф Гарипов, Илнар Ибраһимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев