Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары Казанны күреп шаккатканнар

«Күңелле сәяхәт» 12 март безнең өчен яңа ачышлар көне булды. Без, Күшәр мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары Казан шәһәренә юл тоттык. Иң элек Казан Кремле үзенең мәһабәт ак стеналары белән ерактан ук балкып каршы алды. Бөек Ватан сугышы мемориаль муззеенда без дәхшәтле еллар кайтавазы булган экспонатлар белән таныштык. Малайлар автомат, пулемет...

"Күңелле сәяхәт"
12 март безнең өчен яңа ачышлар көне булды. Без, Күшәр мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары Казан шәһәренә юл тоттык.
Иң элек Казан Кремле үзенең мәһабәт ак стеналары белән ерактан ук балкып каршы алды. Бөек Ватан сугышы мемориаль муззеенда без дәхшәтле еллар кайтавазы булган экспонатлар белән таныштык. Малайлар автомат, пулемет янында мәш килде, кызлар исә Муса Җәлилнең моабит дәфтәрләрен зур кызыксыну белән күзәтте.
Менә без Бауман урамында. Язгы кояшның җылы нурлары безнең күңелләрне күтәреп җибәрде. Көлешә-көлешә әйләнә - тирәбездәге кешеләрне күзәтеп, әкрен генә атлыйбыз.
-Армадыгызмы? Хәзер без сезнең белән "Кызыклы фән һәм техника йорты"на ("Дом занимательной науки и техники") барабыз, - диде сәнгать укытучыбыз Инзилә апа. Чын могҗизалар безне биредә көтеп торган икән. Профессор Розеткин белән аның ассистенты Ферштейн искиткеч күңелле фәнни шоу үткәрделәр.
Без үзебез дә бик теләп төрле экспериментларда катнаштык. "Сыеклык өстендә торган тактага кадак кагып буламы?", "Кеше үзенең уйлары белән генә идарә итеп предметны бер урыннан икенче урынга күчерә аламы?" Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләдек. Безгә физика һәм геометрия буенча белемнәребезне сынап карарга менә дигән мөмкинлек туды.
Соңыннан экскурсовод безне музей бүлмәсенә чакырды. Әлеге музейның бер бик мөһим үзенчәлеге бар: биредә һәрбер экспонатны тотып карарга рөхсәт ителә. Кыскасы, әгәр сезнең чын самолетка утырып карыйсыгыз, һава пушкасыннан атасыгыз, сөйләшә торган баш күрәсегез һәм башка бик күп кызыклы экспонатлар белән танышасыгыз килә икән, әлеге музейга рәхим итегез.
Без бүгенге сәяхәтебездән бик канәгать калдык. Ул безгә күңел күтәренкелеге, кызыклы очрашулар, могҗизалар бүләк итте. Мин үзем һәм һәрбер иптәшем исеменнән шушы мөмкинлекне тудырган күмәк хуҗалык рәисе Хәйруллин Рүзәл Зөфәр улына һәм укытучыларыбызга зур рәхмәтемне җикерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев