Әтнә укучылары паспортлы булды
"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында 14 яшь тулган яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараны Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова алып барды. Яңа паспорт алучылар каршында мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Рамил Шәйхиев чыгыш ясап, шушы истәлекле көннәре белән котлап узды....
"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында 14 яшь тулган яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараны Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова алып барды. Яңа паспорт алучылар каршында мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Рамил Шәйхиев чыгыш ясап, шушы истәлекле көннәре белән котлап узды. Эчке эшләр бүлегенең Миграция бүлекчәсе җитәкчесе Лира Фәгъмиева кеше тормышында зур әһәмияткә ия булган бу документның килеп чыгышы тарихы белән таныштырды. Барлыгы 25 укучыга паспорт тапшырылды. Укучылар, аларның әти-әниләре, килгән кунаклар каршында сәнгать мәктәбе укытучысы Рамил Шәрәфиев та чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев