Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары спорт ярата

Башка авылларны әйтә алмыйм, әмма безнең Мәңгәр малайлары көрәш белән "җенләнгән". Ник дигәндә, әле уку елың башланып та өлгермәде, элеккеге гадәт буенча, шимбә-якшәмбе көннәрендә көрәш түгәрәгенә дип ашкынып торалар. Тору гына түгел, төшеп, Илназ абыйлары булмагач, нәүмизләнеп тә менделәр инде. Моңарчы Мәңгәр мәктәбендә көрәш түгәрәген алып барган Илназ Хисмәтуллинны шулай...

Башка авылларны әйтә алмыйм, әмма безнең Мәңгәр малайлары көрәш белән "җенләнгән".

Ник дигәндә, әле уку елың башланып та өлгермәде, элеккеге гадәт буенча, шимбә-якшәмбе көннәрендә көрәш түгәрәгенә дип ашкынып торалар. Тору гына түгел, төшеп, Илназ абыйлары булмагач, нәүмизләнеп тә менделәр инде. Моңарчы Мәңгәр мәктәбендә көрәш түгәрәген алып барган Илназ Хисмәтуллинны шулай юксынулары. Җитмәсә, "быел көрәш түгәрәге бөтенләй булмый икән", дигән сүзләр дә ишеткәннәр. Ә бит Мәңгәр мәктәбендә көрәш түгәрәге ун ел тирәсе эшләде. Көрәш түгәрәгенә йөргән егетләр арасында республика күләмендә узган ярышларда катнашып,урын алучылар да булмады түгел. Шуңа да, малайларны борчыган сорау белән район Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев белән спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттем. "Көрәш түгәрәге быел да булачак, - диделәр алар беравыздан, - һәм көрәшнеке генә түгел!" Бу урында шуны да әйтәсем килә, спорт түгәрәкләре район спорт мәктәбе базасында күптәннән эшләп килә. Аларга йөрүче балаларның уңышлары турында да әледән-әле ишетеп торабыз. Тренер -укытучы буларак, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм балалар спортын үстерүдәге уңышлары өчен әлеге мәктәпнең тренеры Раил Шакиров "Иң яхшы балалар тренеры" дигән исемгә ия булды. Футболчы, волейболчы егетләребезнең уңышлары турында да әледән-әле газетабыз битләрендә яктыртыла. Быелгы уку елында исә, спорт мәктәбе эшчәнлегендә сизелерлек үзгәрешләр көтелә. Һәм алар спортка тартылучы яшьләребез өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә сөенечле булачак дип уйлыйм. Беренчедән, биредә тренерлар составы үзгәргән, ә икенчедән, укучылар үз мәктәпләрендә дә, Әтнәгә килеп тә шөгыльләнәчәкләр. Аларны махсус автобус йөртәчәк. Түгәрәкләргә килгәндә, спорт мәктәбе базасында футбол, волейбол, көрәш һәм шахмат түгәрәкләре эшләячәк. Кышка хоккей түгәрәге булдыру да исәпләрендә юк түгел. Әтнәдә футбол түгәрәген өч группада атнага биш көн барыбызга да яхшы таныш булган Минтаһир Вәлиуллин алып барачак. Әтнәгә якын авыллардан малайлар биредә шөгыльләнсә, Түбән Көек урта мәктәбендә, шулай ук якын авыллардан футбол уйнарга теләүчеләрне Фаил Гәрәев өйрәтәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, футбол уйнарга теләк белдерүчеләрнең саны 50дән артып киткән инде. Волейбол түгәрәген атнага өч тапкыр Әтнә мәктәбендә Нәкыйп Мәгъсүмов, Күңгәр - Кышлау авылы мәктәпләрендә Илдар Әхмәтов, техникумда Мансур Сафин, Күәм мәктәбендә Булат Зарипов алып барачак. Әтнәдә Марат Гыйниятов кызлар белән шөгыльләнәчәк. Мәңгәр мәктәбендә дә теләге булган егет-кызлар өчен түгәрәк булдыру мөмкинлеге бар.Тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев