Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучыларының имтихан бирү кыйссасы

Каушата да, куркыта да - өнне ала имтихан Бу сүзне ишетүгә, күз алдыма бик еракта калган чыгарылыш имтиханнары биргән вакытларым килеп баса. Фәридә ФИЛАТОВА Калын дәфтәр битләрен вак хәрефләр белән тутырып язган билет сорауларына җаваплар, кабинет ишеге төбендә дер калтырап алдан кереп киткәннәрнең чыкканын көтеп тору. Каушап - дулкынланып билет...

Каушата да, куркыта да - өнне ала имтихан

Бу сүзне ишетүгә, күз алдыма бик еракта калган чыгарылыш имтиханнары биргән вакытларым килеп баса.

Фәридә ФИЛАТОВА

Калын дәфтәр битләрен вак хәрефләр белән тутырып язган билет сорауларына җаваплар, кабинет ишеге төбендә дер калтырап алдан кереп киткәннәрнең чыкканын көтеп тору. Каушап - дулкынланып билет алу. Номерын укуга - бетте баш дип яшен тизлегедәй баш миен каезлап үтеп киткән уйлар өермәсе... Аңарчы урам башындагы чирәмлеккә чыгып утырып, каз бәбкәсе саклый - саклый имтихан билетларын ятлау... Бу вакыттан соң күп имтихан биргәнем булса да, әнә шунысы гына хәтергә уелып калган. Сыйныф җитәкчесе Нәҗибә апаның билет номерын карап чыгып, шпаргалка алып кереп биргәне дә истә әле. Бирдек без ул имтиханнарны. Алган белем бушка китмәде - беребез дә югалмадык. Укыйсы укыды, эшлисе килгәннәр күңеленә якын һөнәр сайлады. Ә иң мөһиме - һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты.

Математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшырырга килгән тугызынчы сыйныф укучыларын күргәч яңарды бу хәтирәләр. Әле сабыйлыктан яңа чыгып килгән укучылар белән безнең чор тугызларын чагыштырсаң, җир белән күк арасы, билгеле. Тыштан үзара шаярышып сөйләшкән булсалар да, эчтә ни икәнен үзләре генә белә торгандыр. Юкка гына имтиханга керүче егетләрнең берсе каушаудан кайсы группада икәнен дә онытып җибәрмәгәндер. Каушарлык та шул. Керә-керешкә тимер эзләгеч җиһаз аркылы үтеп, "Сират күперен" кичә балалар. Ә ул тимер эзләгеч бик сирәк кенә кычкырмый кала. Шуңа да алдан ук хәстәрен күреп, егетләр чалбар каешларын салып, кызлар тагын үзләренчә әзерләнеп керә. Узган шундый имтиханнарның берсендә, бер кызның тимер эзләгеч аша берничә тапкыр үтеп, нидән икәнен белмичә, елап беткәне истә. Туфли тимере "кычкырткан" икән. Ул бала шул хәлендә имтихан бирергә кереп китте. Җәл, билгеле.

Кергәннән соң өч урында паспорт мәгълүматларын тикшерү дә аңлашылып бетми. Бер үк укучы бит инде, югыйсә. Кемгә ничектер, минем үземә бу аларны үзләрен гаепле кеше кебек тотсыннар өчен махсус эшләнгән эш кебек тоела. Тик менә гаепләрен генә аңлап булмый.

Инде саннарга күз салсак, бу көнне район мәктәпләрендә укучы барлыгы 139 укучы имтихан тапшырды. Тагын икесе мөмкинлеге чикләнгән булу сәбапле, Күшәр төп мәктәбендә үзгә чыгарылыш имтиханнары бирде . Шунысы куанычлы, имтихан бирү барышында кагыйдәләрне җитди бозулар күзәтелмәде. Мәгариф министрлыгы депортаменты әгъзасы да " Бер кимчелексез, идеаль тәртип белән үтте"дип билгеләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев