Әтнә укытучылары яңа уку елы алдыннан фикер алышты
Әтнә укытучылары яңа уку елы алдыннан фикер алышты Елдагыча районыбыз укытучылары традицион август киңәшмәсенә җыйналды. Район мәгариф системасының киләчәген билгеләүче юнәлешләр, аның үсеш юллары, алда торган бурычлары, проблемалары - болар барысы да август киңәшмәсендә уртага салып сөйләшенә торган мәсьәләләр. Киңәшмәне башлап җибәреп, сүз алган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та нәкъ...
Әтнә укытучылары яңа уку елы алдыннан фикер алышты
Елдагыча районыбыз укытучылары традицион август киңәшмәсенә җыйналды.
Район мәгариф системасының киләчәген билгеләүче юнәлешләр, аның үсеш юллары, алда торган бурычлары, проблемалары - болар барысы да август киңәшмәсендә уртага салып сөйләшенә торган мәсьәләләр. Киңәшмәне башлап җибәреп, сүз алган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та нәкъ менә шул хакта ассызыклады. "Илнең киләчәге укытучылар кулында", - диде ул.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова 2013-2014 уку елына йомгак ясап, уку елы дәвамында булган яңалыклар, кимчелекләр белән таныштырды. Ирешелгән уңышлар да юк түгел, тик әле эшләп бетерәселәре дә җитәрлек. Кызганычка каршы, Бүгенге көндә укытк сыйфатын билгели торган механизмнарның берсе булган Бердәм Дәүләт имтиханнарының да кайбер мәктәпләрдә нәтиҗәләре куанырлык булмаган. Ике урта мәктәп укучысы аттестатсыз калган. "Аттестат ала алмаган 2 укучы - безнең район өчен бик зур сан. Бу 1,96 процент дигән сүз. Республика буенча аттестат ала алмаучылар өлеше 0,75 процент кына", - диде. БДИ тапшырылган һәр фәнгә тукталып, анализ ясалды. 2013-2014 елгы уку елында Күңгәр мәктәбе иң зур уңышларга ирешкән мәктәп. Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә сокландыра.
Тулырак язма "Этнэ таңы" газетасы битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев