Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучысының торак шарты яхшымы?

Татарстанда 1800 ләп укытучы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Яшь укытучылар өчен торак шартлары яхшы булган һәм укытучыларның торыр урыннары булмаган районнар билгеле булды. Бу хакта кичә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

"Яшь белгечләрнең торак мәсьәләсе Арча, Саба, Яшел Үзән районнарында уңышлы чишелә. Ә Чирмешән, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кайбыч районнарына укытучылар бөтенләй дә кайтмый диярлек. Әлеге районнарда социаль программаларны тормышка ашыру буенча эшләргә кирәк", - диде министр.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада 1800 ләп укытучы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Шуларның 450 се - 35 яшькә кадәр булган белгечләр. Хәзерге вакытта республикада яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы гамәлгә куела. Аның кысаларында 2016 елда 67 укытучы барлыгы 27 млн сумга субсидия алган. Моннан тыш, 1 меңнән артык укытучы социаль ипотека алу өчен чиратта тора.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев