Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары солдат боткасы ашаячак

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Әлеге зур бәйрәм чарасына санаулы гына көннәр калып бара. Бу көн хөрмәтле ветераннарыбыз күңелендә нәрсә белән истә калыр. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү ни рәвешле башкарылачак, шул турыда район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов белән сөйләшәбез. - Әлеге истәлекле датага...

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Әлеге зур бәйрәм чарасына санаулы гына көннәр калып бара.

Бу көн хөрмәтле ветераннарыбыз күңелендә нәрсә белән истә калыр. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү ни рәвешле башкарылачак, шул турыда район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов белән сөйләшәбез.

- Әлеге истәлекле датага әзерлек бездә инде күптәннән бара. Бәйрәм уңаеннан авылларда мемориаль такталар, һәйкәлләр ачыла. Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын хөрмәтләп мәдәният йортларында төрле матур чаралар үткәрелде. Сугыш чоры балаларының хатирәләрен, фотоларын җыеп, китап итеп әзерләдек. "Яралы балачак" дип исемләнгән әлеге китапның тәкъдим итү кичәсе 8 май көнне узачак. Бу көнне шулай ук авыл җирлекләрендә дә бәйрәм тантаналары, төрле чаралар үтәчәк. Ә менә 9 май иртәсе, билгеле инде, иң башта Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бинасы янында урнашкан һәйкәлгә венок салу тантанасы белән башланып китәчәк. Ветераннар шулай ук өсте ачык машиналарда урамнар буйлап үтәчәк, аларны һәр оешма сәләмләр дип көтелә. Төп чаралар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында үтә. Биредә шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Балалар парады һәм бәйрәмгә багышлап тантаналы митинг узачак. Ветераннарны һәм кунакларны солдат боткасы белән сыйлаячакбыз.

Айрат Фәнил улы билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендә һәйкәлләр, мемориаль такталар ачу белән бәйле тантаналар зурлап үтәчәк. Ә менә Иске Өҗем җирлегенә караган Мокшы авылында, Комыргуҗа авыл җирлегенә караган Мәрҗән, Төрекләр, Ябынчы авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль тактаны узган бәйрәм көннәрендә матур бер чара итеп үткәрделәр. 7 май көнне Бәрәскә авыл җирлегенә караган Өшкәтә авылында обелиск, ә Бәрәзәдә һәйкәл ачу тантанасы булачак. Шулай ук бу көнне Кышлау авылында да обелиск ачылу тантанасы узачак. 8 майда Күлле Киме авылында, шулай ук бу җирлеккә караган Яңа Бәрәскә, Бактачы авылларында, Яңа Шашы җирлегенә караган Җогып, Чембулат һәм Мамыш авылларында, Күәм авыл җирлегенә караган Җилгелде авылында мемориаль такта, Олы Мәңгәр җирлегенә караган Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылларында, Кышлау авылы җирлегенә кергән Кызыл Утар авылында обелиск ачылу тантаналары үтә.

7 май көнне Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара уза. Биредә районыбызның Түбән Шашы авылыннан Фәйзи Галиев, Күәмнән Рәхимҗан Мозаффаров, Бәрәзәдән Мөршидә Бәдигова, Сәләх Дәүләтшин , Яңа Шашыдан Наилә Гәрәева катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев