Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ветераннары спартакиадада сынатмадылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап Республиканың пенсионерлар берлеге оештырган Спартакиадада районыбыздан 10 ветеран үзләренең сәләтен күрсәтеп кайттылар. Җиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, электронная винтовкадан ату, дартс кебек спорт төрләренең һәрберсендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша. 31 авыл районнарыннан гына да 300 дән артык спортсмен килгән иде....

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап Республиканың пенсионерлар берлеге оештырган Спартакиадада районыбыздан 10 ветеран үзләренең сәләтен күрсәтеп кайттылар.

Җиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, электронная винтовкадан ату, дартс кебек спорт төрләренең һәрберсендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз катнаша. 31 авыл районнарыннан гына да 300 дән артык спортсмен килгән иде. Күрәсез көрәш авыр булды. Юк ла, авыр түгел, күңелле булды. Монда урын алу максат түгел икәнен беләсез инде, үзеңне сынау, булдыра аламмы икән, дигән уйлар гына. Алдарак булсаң бик сөенәсең инде, ансы. Мин әйтер идем, быел җыелган команда мине сөендерә. Һәркайсы бер әйтүгә риза булдылар, әкренләп тренировкалар ясый башладылар. Нәтиҗә турында әйтәсе килмәсә дә, комбинированная эстафетада (команданың барлык спорчылары катнашында төрле уеннар) безнекеләр 16 урынны алдылар. Ә ату буенча Мөхәммәтшина Ләлә 50 мөмкинлектән 43,5 очко җыеп 4 нче урынны, Сафин Мансур теннис ярышында 5 нче урыннарны яуладылар. Күбесенең бу ярышларда беренче тапкыр гына катнашуларын, тренировка өчен мөмкинлекләрнең, вакытларының булмауларын исәпкә алып, сүз тыңлап Спартакиадага килүләре өчен мин аларга - Молодец, дип әйтәм.

Ә иң мөһиме, кайтырга чыгып автобуска утыргач, киләсе елгада әйтерсең әле, әзерләнербез, дип үзләренең рухларын күтәреп, чын күңелдән чыккан сүзләренә мин бик рәхмәтлемен. "Без картлыкка ирек бирмибез" , дигән девизлары, әле дә истән чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев