Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Вилдан Мәхмүт премиясе тапшырылды

"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы моннан берничә еллар элек авылның тарихчысы, шагыйрь Вилдан Мәхмүт премиясе булдырган иде. Әлеге премия шигырь, мәкаләләр язучы авылдашларга бирелә. Әмма бер шарты бар, иҗат җимешләре районыбызның "Әтнә таңы" газетасында басылып чыккан булырга тиеш. Әлеге мәртәбәле премия алдагы елларда газета хәбәрчеләре - Илсур абый Шакиров, Рәүфҗан Закиров, Рәмзия...

"Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы моннан берничә еллар элек авылның тарихчысы, шагыйрь Вилдан Мәхмүт премиясе булдырган иде. Әлеге премия шигырь, мәкаләләр язучы авылдашларга бирелә. Әмма бер шарты бар, иҗат җимешләре районыбызның "Әтнә таңы" газетасында басылып чыккан булырга тиеш. Әлеге мәртәбәле премия алдагы елларда газета хәбәрчеләре - Илсур абый Шакиров, Рәүфҗан Закиров, Рәмзия Фазлыевага һәм башкаларга тапшырылган иде. Быел исә әлеге премиягә Олы Мәңгәр урта мәктәбе укытучысы Альмира Гәлләмова, башлангыч сыйныф укучысы Зилә Фазлыева, сугыш чоры балалары Илсөяр апа Вәлиева, Фирая апа Нургалиева һәм "Әтнә таңы" корреспонденты Фәридә Филатова лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев