Әтнә Волгоград өлкәсеннән ике тапкыр күбрәк сөт сата - республика газетасы безнең хакта
...Сөт бәясе төшүнең читтән күпләп сөт продукциясе керүе белән аңлаттылар. Ә үзебездә җитәрлек була торып, нигә читтән кертергә?! Мәсәлән, Әтнә районы үзе генә дә тәүлегенә Волгоград өлкәсеннән ике тапкыр күбрәк сөт сата. Ни өчен боларны язам? Димәк, үзебездә җитештерелгәнне базарга чыгару системасы да эшләнмәгән әле бездә. Кайсы ил үзенә зыянга...
...Сөт бәясе төшүнең читтән күпләп сөт продукциясе керүе белән аңлаттылар. Ә үзебездә җитәрлек була торып, нигә читтән кертергә?! Мәсәлән, Әтнә районы үзе генә дә тәүлегенә Волгоград өлкәсеннән ике тапкыр күбрәк сөт сата. Ни өчен боларны язам? Димәк, үзебездә җитештерелгәнне базарга чыгару системасы да эшләнмәгән әле бездә.
Кайсы ил үзенә зыянга сәүдә итә икән? Мин икътисад өлкәсендә белгеч түгел, әмма җитештерү, эшкәртү, сату өлкәсендә камиллектән шактый ерак торуыбызны сизәм. Нигә, ни өчен, дигән сораулар куям һәм анык кына җавап бирә алмыйм. Әллә үз-үзебезне хөрмәт итмибезме? "Нефть энәсе"ннән төшү турында инде, арттырыбрак әйткәндә, мин туганнан бирле сөйлиләр. Галәмгә беренче булып очкан ил нигә дөнья базарына көндәшлеккә сәләтле тауар чыгара алмый?
Сүз дә юк, җәмгыять үзгәргәч, җитештерү бөтенләй тукталды кебек, хәзер капитализм чалымлы ниндидер җәмгыять төзергә омтылабыз. Эре бизнес, кече һәм урта эшмәкәрлек әкрен-әкрен булса да аякка басып "кеше кыяфәтенә" керә башлады.
Бер яктан, Татарстан җитәкчелеге эш кешеләре өчен өстәмә шартлар тудырырга омтыла. Салым сәясәте дә камилләшә. Мәсәлән, моннан биш ел элек Татарстанда салымның патент системасын кертү турында закон кабул иттек һәм, әйтүләренчә, 2017 елда бу системаны кулланучы эшмәкәрләр саны 2016 ел белән чагыштырганда 40 процентка арткан.
Узган ел гадиләштерелгән салым системасында процент ставкасын азайтуны 2019 елга хәтле озайттылар. Гомуми ставка 10 процент дип билгеләнде, аерым тармакларга, мәсәлән, эшкәртү, электр энергиясен эшләп чыгару һәм бүлү, газ, су, төзелеш белән бәйле булганнарына 5 процентка хәтле төшерелде. Быел эшмәкәрләр өчен Бердәм кредит үзәге проекты тормышка ашырыла башлады.
Чыгыш ясаучылар югары технологияләргә нигезләнеп эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек компанияләренә дәүләт ярдәме артуы, шуның нәтиҗәсендә безнең илдә үрнәк төбәккә әверелүебез турында да сөйләделәр. Әмма сүз башында ук әйткәнчә, эш тә бара, хәл итәсе мәсьәләләр дә чыга тора.
Җыеп кына әйткәндә, Дәүсоветта узган парламент тыңлауларында әйтелгән фикерләр, тәкъдимнәр, тәнкыйть сүзләре өйрәнелеп хөкүмәткә юлланачак. Ә без, "хөкүмәт агай" нәрсә әйтер бит дип, язманы төгәлләп торыйк.
Утырыш ахырында комитет рәисе М.Галиев эшмәкәрлекнең административ басым астында ыңгырашуын әйтеп куйган иде. Дөрес, Тукай язганча "... , бу җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан...", әмма эшлим дигән кешене ыңгырашырга мәҗбүр итмәсәк тагын да шәп булыр иде.
Риман Гыйлемханов
("Ватаным Татарстан", /№ 45, 31.03.2018/)
Тулысы белән: http://vatantat.ru/index.php?pg=634
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев