Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ягы әфганчылары

Әфганчыларның һәлак булган хезмәттәшләрен искә алуы - районда матур бер традициягә әйләнде.

Быел да бер төркем әфганчылар делегациясе хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Сафиуллинны һәм Зөлфәт Хәйруллинны өйләренә барып искә алдылар.

Әфганчыларның бүгенге яшәеше хакында әфганчылар советы җитәкчесе Ленар Кәбировтан сораштык.

Әфганстанда Әтнә җиреннән барысы 96 егет хәрби бурычын үтәп кайткан. Ике егет шунда һәлак булган, тагын 12се алган тән һәм җан яраларыннан туган авылына әйләнеп кайткач вафат булган. Бүгенге көндә районда 29 әфганчы яши. Алар арасында сәламәтлегенә зарланучылар да шактый.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына "Әтнә ягы әфганчылары" исемле китап дөнья күргән иде. 30 еллыкка аны яңа мәгъләматлар, шул исәптән әфганчыларны хөкүмәт бүләкләре белән күрсәтеп, кабат нәшер итәргә планлаштыралар. Мөгаен, сүз ташламалар турында барыр дигән уй белән аларның бүгенге проблемалары хакында да сораштык.

- Беләсезме, бездә төп проблема - яшь буынга җитәрлек дәрәҗәдә патриотик тәрбия булмауда, - диделәр.

Ә ташламаларга килсәк, дөрестән дә, утны-суны кичкән егетләргә аларның берсе дә җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми. Иң мөһимнәрен Федераль дәрәҗәдә ныгыту әфганчыларның горурлыгын гына күтәреп калмыйча, дөнья күләмендә илебез дәрәҗәсен дә ныгытыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев