Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ягы талантлары яза

Тау битенә яшел чирәм төрткән, Кычытканы чыккан ни ара? Яшьлек язларымның яме кайткан Сагынып мине ерак юллардан. Хәтеремдә әле,хәтеремдә Боз киткәнен карап торганым... Кыр казлары таушын ишеткәндә Күзләремә яшем тулганы. Елыйм кайчак шулай яз җитүгә Күзләремне алмый күкләрдән. Моң сарыла йөрәк почмагына Кыр казлары сузган көйдән дә. Тау битенә яшел...

Тау битенә яшел чирәм төрткән,
Кычытканы чыккан ни ара?
Яшьлек язларымның яме кайткан
Сагынып мине ерак юллардан.

Хәтеремдә әле,хәтеремдә
Боз киткәнен карап торганым...
Кыр казлары таушын ишеткәндә
Күзләремә яшем тулганы.

Елыйм кайчак шулай яз җитүгә
Күзләремне алмый күкләрдән.
Моң сарыла йөрәк почмагына
Кыр казлары сузган көйдән дә.

Тау битенә яшел чирәм чыккан,
Бар җиһанда әнә Яз исе!
Казлар кайткан саен гел яшәреп,
Эх яшисе килә! Яшисе!!!

Авыр сүзләр зинһар әйтмәгез!
*****************************
Син сыналган инде,сынмассың, дип
Әйтмәгез сез...зинһар...әйтмәгез!!!
Майлар булып ята күңелемә
Бер хәлемне белеп,дәшсәгез.
Сыналганнар азмы әллә җирдә?
Сынмый алар ничек түзгәннәр?
Шашып җирне ертып елар чакта
Ничек сабыр була белгәннәр?
Син таш йөрәк,диеп эндәшмәгез!
Таш булмаган йөрәк..туганда,
Таш астыннан хәтта чәчәк шыта
Җанны аңлар кешең булганда!(Г.Шигапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев