Әтнә яклары – архив документларында
Олы Әтнә авылы 18 гасыр ревизия язуларында Казан губернясы һәм өязе, Алат юлындагы 1834 елгы ревизия язуында Алат волостендәге, 1850, 1858 елгы ревизия язуларында Олы Мәңгәр волостендәге авыл дип күрсәтелгән, 1860 еллар уртасыннан үзе волость үзәге булып киткән. Авылның 1895 елгы төсле планында волость идарәсенең хәзерге авыл муниципаль советы бинасы...
Олы Әтнә авылы 18 гасыр ревизия язуларында Казан губернясы һәм өязе, Алат юлындагы 1834 елгы ревизия язуында Алат волостендәге, 1850, 1858 елгы ревизия язуларында Олы Мәңгәр волостендәге авыл дип күрсәтелгән, 1860 еллар уртасыннан үзе волость үзәге булып киткән.
Авылның 1895 елгы төсле планында волость идарәсенең хәзерге авыл муниципаль советы бинасы урынында урнашуы күренеп тора, ул вакытта аның артында зират та юк, үлүчеләрне 1904 елда гына күмә башлаганнар. Авыл урамнары туры түгел, шуңа планда аларны ничек турыларга икәнлеге сызыклар белән күрсәтелгән. Әтнә елгасыннан авылның көнчыгышта урнашкан өлешен 1931 ел август ае башында булган янгыннан соң яңадан торгызганда ул як урамнарын туры итеп ясаганнар, үзәктә хакимият, халык көнкүреше өчен төрле биналар төзегәннәр, элек анда яшәгән гаиләләрне шул биналардан читкәрәк урнаштырганнар, ә ул гаиләләр урнашасы урында яшәгәннәрне авыл читенә чыгарганнар. Мәсәлән, тормыш иптәшем Наиләнең әнисе ата-анасы һәм гаиләдәге башка балалар белән Карл Маркс һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге урамнар киселешендәге почмакта яшәгән. Хәзер Марсель Сәлимҗанов урамында яшәгән Радик Нуриәхмәт улы әйтүе буенча аның бабасы Фазлыйәхмәт Шаһиәхмәт улы Габделмәннәфов гаиләсе белән авыл хуҗалыгы техникумының элекке бинасы урынында яшәгән. Ул нәсел Татарстан һәм Яңа урамда яшәүче Хәнәфиевләр белән бер тамырдан чыккан, 1874 елгы Мөхәммәдхәнәфи Шәрәфетдин улы Таһиров та шул тирәдә яшәгән булырга тиеш. Олы Әтнә авылының 1895 елда сызылган төсле планында барлык хуҗалыклар да номерланган, аерым кәгазь битендә йорт хуҗалары да күрсәтелгән булган, кызганычка каршы архивта сакланмаган. Әби-бабаларының кайсы хуҗалыкта яшәгәнен белгән кешеләр Гатаулла бай йорты музеендагы планның төсле копиясендәге нигезләрен күрсәтсәләр, план тулырак булыр иде. Әйшияз, Каенсар, Шимбер авылларының киресенчә, йорт хуҗалары исемлеге бар, ә авыл планнары юк. Архивта Кулле Киме авылы, аның тирәсендәге авыллар янында 1830 елларда имән урманнары булуы турында мәгълүматлар бар. 1882 ел башында Олы Әтнә волостена кергән 12 авылда 1423 хуҗалыкта 5469 ир-ат, 5425 хатын-кыз яшәгән, аларның 18530 десятина, шул исәптән 13301 десятина сөрү җирләре булган. Олы Мәңгәр волостенда 13 авылда 1725 хуҗалыкта 5474 ир-ат, 5171 хатын-кыз яшәгән, 18465 десятина җирнең 13301 десятинасы сөрелгән. Күлле Киме волостендә 1881 ел башына 19 авылдагы 1507 хуҗалыкта 4445 ир-ат, 4488 хатын-кыз яшәгән, 15428 десятина җирнең 9424 десятинасы сөрү җире булган. Кышлау волостенда 14 авылда 1537 хуҗалыкта 4573 ир-ат, 4576 хатын-кыз яшәгән, 13303 десятина җирнең 10064 десятинасы сөрелгән. Олы Әтнә авылы һәм ул волостька кергән 7 авылның 1881 ел башында русча язылган гаиләләр исемлеге Казан архивында сакланган, шул исәптән Кече Әтнә, Түбән һәм Югары Бәрәскә, Олы Бәрәзә авылларыныкы 1901 елның май аена кадәр бар. 1886 елда безнең як авылларында кешеләрнең шөгыльләрен курсәткән документта Комыргуҗа авылындагы 156 хуҗалыкта 1008 кеше яшәгәнлеге, 6 хуҗалыктагы 23 кешенең кирпеч сугып, яндырган кирпечне Казан шәһәренә алып барып саткан акча исәбенә яшәүләре күрсәтелгән. Олы Бәрәзә авылында 1886 елда 2340 кеше яшәгән, 383 хуҗалыкның 30ы чыпта сугып сатып, 7 хуҗалык читтә эшләп көн күргән. Олы Өшкәтәдә берничә хуҗалык шулай ук чыпта сугып яшәгән. Кече Әтнә авылында 791 кеше яшәгән, 6 хуҗалыкта 21 кеше киез итек, эшләпәләр суккан акчага яшәгәннәр, Олы Әтнәдә 453 хуҗалыкта 2309 кеше яшәгән, 10 хуҗалыктагы 41 кеше читтә эшләгән. Олы Мәңгәрдә 288 хуҗалыкта 2016 кеше яшәгән, 62 кеше читтә яшәп, эшләп көн күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев