Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә яшьләре Арчада нишли?

Арча районы Яшьләр парламенты слеты булды. Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да яшьләр килгән иде. Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркәтибе Лилия Завялова, Арча районы Яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямова, "Аграр яшьләр берләшмәсе" хәрәкәте җитәкчесе Лиана Калинина кунакларны каршы алып, әлеге семинарны оештырдылар. Алар башта Арчада...

Арча районы Яшьләр парламенты слеты булды. Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да яшьләр килгән иде.

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркәтибе Лилия Завялова, Арча районы Яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямова, "Аграр яшьләр берләшмәсе" хәрәкәте җитәкчесе Лиана Калинина кунакларны каршы алып, әлеге семинарны оештырдылар. Алар башта Арчада яшьләрнең җыела торган "Пятница" клубында очраштылар, аннан соң Яңа Кырлайга сәяхәт иттеләр.

Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылгач, яңадан Арчага "Пятница" клубына кайттылар. Клубта күңелле уеннарда катнашып, яшьләр проблемалары турында сөйләштеләр. Эшлекле сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов канашты. Күрше районнардан килгән яшьләр арчалыларның мондый очрашу оештырганнары өчен бик рәхмәтле булдылар һәм алга таба да күрешеп торырга кирәклеген әйттеләр. Кызыклы сорау: Яшьләр парламенты ни өчен кирәк? Аның рәисе Чулпан Кыямова менә ниләр сөйли:

- Арчада безнең Яшьләр парламентын беләләр. Чөнки Интернет челтәрендә безнең сайтлар, "В контакте"да без бар. Үзләрен куандырган һәм борчыган сорауларын язып торалар. Безнең район яшьләре спорттан канәгать, тик менә эшсезлек борчый аларны. Яшьләр тавышын без район җитәкчелегенә җиткерәбез. Шунысы ошый: яшьләребез хыялый, бик тиз идея туа аларда…

"Арча хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев