Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә – югары технологияләргә ия”

Быел терлек азыгын әзерли башлар алдыннан, Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. «Әтнә - иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы. Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә. Әлегә андый лаборатория Россиядә берәү генә - ул Мәскәүдә урнашкан", - дип башлады сүзен республика ветеринария хезмәте җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. "Ни...

Быел терлек азыгын әзерли башлар алдыннан, Әтнәдә 43 районның ветеринария һәм лаборатория җитәкчеләре катнашында җыелыш узды.
«Әтнә - иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы. Монда дөньякүләм масштабтагы ветеринария лабораториясе төзелә. Әлегә андый лаборатория Россиядә берәү генә - ул Мәскәүдә урнашкан", - дип башлады сүзен республика ветеринария хезмәте җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. "Ни өчен Әтнәдә төзеләме, чөнки биредә ныклы база бар, ә терлекчелек продукция­се җитештерү буенча бу район Татарстанда гына түгел, Россиядә алдынгылар са­фында», - диде ул.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов тармактагы эшчәнлек һәм яңалыклар белән таныштырып узды. Бу уңайдан Алмаз Хисаметдинов та: "Республикада югары технологияләргә ия кайбер хуҗалыклар бар үзе, ә монда район ук югары технологияләргә ия", - дип билгеләде.
Габдулла Тукай исе­мен­дәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчесе Айрат Каюмов уку йорты турында сөйләп, урта звено белгечләрне 4 юнәлештә әзерләү­ләрен ассызыклады. Рес­публика ветеринария җи­тәкчесе дә республиканың ресурслар үзәген телгә алып: «Бу техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү ба­засы бик җитди. Хәтта югары уку йортлары бе­лән чагыштырсак та, биредә база көчлерәк. Төньяк районнар гына түгел, республиканың якын-тирә районнары монда белем алып, белгечләр әзерләргә икешәр абитуриент җибәрергә тиеш», - дип тә өстәде.
Ветеринария станция­се җитәкчесе Рөстәм Һашимов лаборатория эш­чәнлеге белән таныштыр­ды. Махсус әзерләнгән фильм да тәкъдим итте. Лабораториядә бик мөһим юнәлешләр буенча эшлиләр. Беренчедән, сатып алган терлек азыгы аксымы күләмен тикшерәләр. Әйтик, сатып алучыга "жмых"та аксым күләме 30 % дип саталар, ә ул азрак булырга мөмкин. Икенчедән, биредә бактерияләрнең маститка сизгерлеген билгелиләр. Фильмда со­матик күзәнәкләрне ачыклау, дәвалау, "воспроизводст­во", яшь тер­лекне тәрбия­ләү техно­логиясе, тояк кисү профилактикасы буенча да сөйләнелде. Ветеринарлар арасында боларны язып баручылар да булды.
Соңыннан ветеринария өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән мал табибларын мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Араларында Әтнәләр дә бар, алдагы саннарда хәбәр итәрбез.
Җыелыштан соң ветеринарлар Әтнә ветеринар станциясендә булдылар. Күргәннәрдән хәйран калырлык шул: бу очракта лабораторияне генә күз алдында тотып әйтмим. Территориягә керүгә үк бик матур фонтан, төрле кош-корт һәм терлекләр макетлары, төрле чәчәкләр, дизайнлы үләннәр каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев