Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә үз кыйбласын какшатмады

Әтнә үз кыйбласын какшатмады Район советы сессиясе эшендә катнашкан Татарстан республикасы премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышларны тыңлаганнан соң, әнә шулай дип бәя бирде. Сессиядә район советы депутатларыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин,...

Әтнә үз кыйбласын какшатмады

Район советы сессиясе эшендә катнашкан Татарстан республикасы премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышларны тыңлаганнан соң, әнә шулай дип бәя бирде.

Сессиядә район советы депутатларыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан республикасы икътисад министрлыгының административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергерт, оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, интеллегенция вәкилләре катнашты. Биредә көн тәртибе буенча "Әтнә муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар" каралды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов үз чыгышында:

- Районыбыз тотрыклы рәвештә сөт җитештерү буенча республикада беренчелекне бирми. 2014 елда күмәк хуҗалыклар 439 мең 841 центнер сөт җитештереп, халыктан җыйган сөт белән бергә, зачет исәбенә 505 мең 196 центнер саттык. Күмәк хуҗалыклар сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштырганда 3,3 процентка арттырдылар, - диде.

2014 елда район күмәк хуҗалыкларына сөт сатудан 893 миллион 263 мең сум акча кергән. Бу алдагы елгыдан 236 миллион 647 мең сумга, яки 36 процентка артыграк. Хуҗалыкларның тулаем акча керемендә сөт өлеше - 74,9 процент. Ит өлеше - 15,5 проөент, икмәк өлеше - 7,1 процентны тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та үз чыгышында:

- Әтнә иң уңышлы, иң отышлы сәяси проектларның берсе. Биредә искиткеч оешканлык, бердәмлек бик зур. Сез милли традицияне саклый һәм үстерә беләсез. Үз кыйблагызны какшатмадыгыз. Һәр муллыкны бөртекләп, тир түгеп табасыз. Әтнә республикада аерым урын алып тора. Республикада эшләп килгән программаларның күбесе Әтнәдә кулланыла...

Авылсыз ил дә, дәүләт тә, рух та була алмый. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, - дип соклануын белдерде.

Сессиядә чыгыш ясаган "Күшәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Хәйруллин, Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин авылда яшьләрне калдыру төп борчыган мәсьәләләрнең берсе булып калуын ассызыкладылар.

Соңыннан сессиянең иң истәлекле мизгелләре булды. Авыл хуҗалыгы производствосында күпъеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Тукай" хуҗалыгы терлекчесе Илфар Хисмәтуллинга "Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. "Таң" хуҗалыгы терлекчесе Марат Бәширов "Татарстан республикасының атказанган терлекчесе", Хәмит Галимҗанов "Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Шулай ук "Шахтер" хуҗалыгы сыер савучысы Гөлнар Хисамиева, "Ленин" исемендәге күмәк хуҗалык сыер савучысы Гөлназ Корбанова авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Ә район мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен мәдәният йорты методисты Гөлүзә Сираҗиева Татарстан республикасы Дәүләт советы рәисенең "Рәхмәт хаты"на лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев