Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә үзәгендә юл һәлакәте

Олы Әтнә аша узучы юлда өч машина катнашында юл һәлакәте теркәлде. Алдагы машинаны үткәреп җибәрергә теләгән "Алтылы" машинасының артына "Уникеле" ВАЗ килеп керә. "Алтылы" кырыйдагы "Рено" га килеп керә. Иң зур зыян "Алтылы" машинасына килгән. Шунысы сөенечле - тән җәрәхәтләре алучылар юк. Һәлакәтнең сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү - тизлекне...

Олы Әтнә аша узучы юлда өч машина катнашында юл һәлакәте теркәлде. Алдагы машинаны үткәреп җибәрергә теләгән "Алтылы" машинасының артына "Уникеле" ВАЗ килеп керә. "Алтылы" кырыйдагы "Рено" га килеп керә. Иң зур зыян "Алтылы" машинасына килгән. Шунысы сөенечле - тән җәрәхәтләре алучылар юк. Һәлакәтнең сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү - тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу. Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә руль артында вакытта юлларның нинди хәлдә булуын исәпкә алган хәлдә, үз көчеңә ышанып, шәхси тәҗрибәгә таянып һәм иң беренче чиратта юл кагыйдәләре турында онытмыйча хәрәкәт итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Тагын бер яңалык. Машина йөртү хокукы бирүче таныклык алганда, яисә алыштырганда, машинаны теркәгәндә Дәүләт хезмәтләре порталы аша кереп түләгән очракта 30 % ташлама алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев