Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналисты – Чаллыда…

Яңа елның беренче көнен Чаллы шәһәрендә каршыларга туры килде. Шәһәр шәһәр инде дип әйтергә яратабыз. Анысы шулай, тик авыл һавасына берсе дә җитми. Матурлык кайда бар, шәһәрнең иске өлеше дип йөртелгәнендә бизәлгән чыршы төбендә туктап тордым, боз шәһәре ясалган. Балалар тау шуа, ә мин Әтнәнең зуур, иркен боз шәһәрчеген күз...

Яңа елның беренче көнен Чаллы шәһәрендә каршыларга туры килде. Шәһәр шәһәр инде дип әйтергә яратабыз. Анысы шулай, тик авыл һавасына берсе дә җитми. Матурлык кайда бар, шәһәрнең иске өлеше дип йөртелгәнендә бизәлгән чыршы төбендә туктап тордым, боз шәһәре ясалган. Балалар тау шуа, ә мин Әтнәнең зуур, иркен боз шәһәрчеген күз алдына китердем, бозлавыгы белән; ул зуур катокта олысы-кечесе рәхәтләнәләрдер дип уйладым, мондагысы кечкенә. Бәлки монда да зурлары бардыр... Урам аша чыкканда Чаллының тайгак юлы куркытты, кеп-кечкенә Әтнәнең юл хезмәткәрләре урамны болай тотмый, дип уйлап куйдым. Менә җылы утыргычлы трамвайлары сокландырды. Казандагысына утыруга арт санын боз булса, монда эреп китәсең, туңдырмый. Уйлап тапканнар... билгеле чыгымсыз түгелдер. Халык рәхмәте анысына торырлык. Тагын этләр, алар дөнья буйлап сибелгән татар кебек, Чаллыда да өерләре белән каршы алалар, өерләре белән озатып калалар. Бу фотоны автовокзалда төшереп алдым, фотога берничәсе генә эләкте. Замана этләре фотога төшергәнне дә белә, качалар. Күрәсең закон белән сакланганны да аңлыйлардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев