Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә журналистының Бәрәскәдә яшисе килә

Үзем күрдем Бәрәскәдә яшисе килеп китте Сокландым да, көнләштем дә... Шимбә көн Түбән Бәрәскә авылында булган өченче урам концертын караганнан бирле, күңел һаман шунда йөри. Сүрия МИНГАТИНА Акыл гаҗәпләнә. Бәрәскәнең бер урамында, дүрттән берендә шуның кадәр сәләтле кешеләр яшәгәч, калган өч урамны да кушып, барысын бергә сәхнәгә менгезеп карыйм; тик...

Үзем күрдем

Бәрәскәдә яшисе килеп китте

Сокландым да, көнләштем дә... Шимбә көн Түбән Бәрәскә авылында булган өченче урам концертын караганнан бирле, күңел һаман шунда йөри.

Сүрия МИНГАТИНА

Акыл гаҗәпләнә. Бәрәскәнең бер урамында, дүрттән берендә шуның кадәр сәләтле кешеләр яшәгәч, калган өч урамны да кушып, барысын бергә сәхнәгә менгезеп карыйм; тик күз алдыма китерә алмыйм, сыйдыра алмыйм. Финал концертына иң-иңнәрне сайлап алырга тиешлеләр арасында да буласым килми, моның кадәр моңны, теләк-дәртне исемлектән сызып, "Син калып тор", дип әйтү дә минем көчтән килми. Соклану шулкадәр көчле, сәхнәдә чыгыш ясап, "Күл буена килсәң иде"не җырлаган Нурсидә апа Мөхәммәтрәхимованы, мөнәҗәт әйткән Фирадия Низамиеваны, "Зәңгәр күлмәк"не җырлаган Назирә Хәкимуллинаны республикада уза торган "Балкыш" фестиваленә җибәрәсе килә. "Беренче тапкыр гына сәхнәгә чыга Нурсидә..." дигәннәренә дә ышанып бетмим. Флера Сөләйманова, Әлфия Афзалова кебек халык моңын бирә алган артистларыбызны күз алдына китереп бастыра алган бу апаларның урыны бары тик шунда гына була ала. Концертны башлап-төгәлләгән, тамашачы алкышлап җырлаткан Раифтагы моңга да инде гаҗәпләнмим, Бәрәскә суы гына "гаепле" түгел. Тикмәгә генә 2007 елда Бәрәскә авылы балалары сәхнәләштергән "Кызлар күңеле тирән сер" (Ф. Яруллин) спектакле Г.Камал театрының кече залында куелмаган да, мәшһүр артисткабыз Наилә апа Гәрәева Бәрәскәгә кайтып, театр сөюче яшьләрне сәнгать серләренә өйрәтмәгән. "Шулкадәр күп сәләтлеләр, суы шундыймы, үзләреме... Сәхнәгә менәм дип кенә торалар, бүгеннән башкала сәхнәсенә чыгарып була торганнары да күп, шуңа куанам..." - дигән иде Наилә Хәким кызы. Олы бәя тик торганда гына әйтелмәгән.

"Тау башында һәйкәл түгел...

" Бәрәскәдә булучылар белә, яңа төзелгән клуб авылның уртасында- тау башына салынган. 2 кмга сузылган урамның нәкъ урта бер тирәсендә. Машиналар куяр өчен урыны да янәшәсендә генә. Гадәттә авылларда мәдәният йортлары әллә нигә бер генә тулы заллар җыя. Казан артистлары белән дә шаккатырып булмый халыкны. Бәрәскәләр дә башкала артистларына алай мөкиббән түгел. Концерт барышында "Беренче театр"ны үзгәртеп сәхнәләштерүчеләрдән дә: "Халык шашты урам концертлары дип. Казан артистлары ярты зал җыя алмый, ә монда сыйдырып булмый..." - дип ишетелде бу фикер. Чынлап та шулай булды, 240 кеше урынына 400 кешене ничек сыйдырганнардыр, әле аның 14 е - бер гаиләгә Казаннан махсус шушы концертны карау өчен кайткан. Репетицияләре дә бер могҗиза. "Кем кайда урын таба, шунда шөгыльләнде. Китапханә дә, ферма клубы да калмады", - диләр. Гаҗәп түгел, бер урам концертында - 47, икенчесендә 48 кеше катнашса, монысында 52гә җитте.

"Авыл җирлегендә депутатлар белән бу чараның положениесен эшләгәндә катнашучылар булырмы, халык каршы килмәс микән дип уйлаган идек. Авылдагы мәдәният эшен җанландырырга теләп, Бәрәскәне дүрткә бүлеп, урам концертлары оештырып карыйк, дигән фикергә килдек. Һәр урамнан бер җаваплыны билгеләп куйдык. Бәрәзә авылын икегә бүлдек. Нәтиҗәсен куркып көтә башладык. Икенче көннән тотынды халык, без бу кадәрен үк көтмәгән идек, беренче урам -7 мартта, икенчесе 12 мартта куйды. Өченчесе -26 мартта, дүртенчесе 2 апрельгә билгеләнде. Концертларны карыйбыз, караган саен аптырыйбыз, сокланабыз, уйламаган кешеләр сәхнәгә чыга, гаилә белән чыгыш ясаучылар шактый. Әле шул арада бәрәскәләр -Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае", бәрәзәләр Ю.Әминовның "Уҗым бозавы" спектакльләрен сәхнәләштерделәр..."- дип, авылдашлары белән горурланып сөйли авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова. "Әле алай гына да түгел, бу концертлар беткәч, нәрсәгә әзерләник?",- дип сораучылар да күбәйде", - дип өсти хуҗалыкның баш бухгалтеры Фәридә апа Гарипова.

"Сорарлык булды, авыл белән куптык, бар эш онытылды, кем нәрсә эшли белә, белмәсә кеме бар. Бар да эшкә чигелде. Берәү дә юк димәде. Өйдә дә, эштә дә уйда да гел шул концерт кына. Киңәшкә Сәрия Хәйруллина булды. Сценарийны да ул язды, бүген һәркем авыз иткән чәкчәкне дә ул пешерде. Менә шулай туганлашып беттек, урам белән бергә яшәдек. Авылны берләштерде бу чара. Күптән болай аралашкан юк иде. Клуб та халык яратып йөри торган урынга әйләнде. Алайса төзегәндә "Бигрәк тау башында һәйкәл урынына калмаса ярый инде", дигәннәр иде. Булмый торсын әле һәйкәл, ул безнең авылның биеклеген күрсәтеп тора. Киләчәктә дә шулай булыр, Алла боерса...",- диләр бәрәскәләр.

"25 март көнне генә мәчетебездә укучылар Казанга Кол Шәриф, Мәрҗани мәчетләрендә булып, намаз укып, вәгазь тыңлап кайттык. Хуҗалык автобус җибәрде, бу чара да еш үтә бездә. Люция апа дин белеменә өйрәтә, ел саен группа җыя. Авыл белән дингә дә кереп барабыз..." дип, берсен -берсе бүлеп яңалык җиткерәләр. Китапханәдә бәйләү түгәрәгенә йөрергә вакыт табуларына да, сәхнәдән оныкларының: "Туган телле, туган җирле, намазлы милләт булыйк!" - дип өндәүләре дә җанга үтә. Өшкәтәләрнең "Урам концертларын бетермәгез, без дәвам итәбез", - дип хәбәр итүләре дә аптырата.

"Боларга режиссер да кирәкми...

" Зөлфия Халикова "Үтми торчы, гомер" җырын башкара. "Айрыласы килми бит әле", дип җырлавын да урам концертына бәйләп кабул итә күңел. Аны 6 гармунчы алыштыра. Кайсы авыллар бер гармунчыга тилмергәндә, бер авылның бер урамыннан 6 гармунчы чыгыш ясасын әле. Калган өч урамда тагын ничәдер. "Әллә ниләр бирер идем" дип өзгәләнгән Рәшит Габдерәхимовны да алкышлап кат-кат чакырды тамашачы. Баш иеп кенә кереп китсә дә, хатыны Фәридә белән "Күк капусы ачылса" спектакленнән өзек күрсәткәндә алкышлап уйнаттылар. "Боларга реҗиссер да кирәкми..." дип сокландылар. Онык белән әбинең телефон маҗарасы да шундый булды. Илдар Әхмәдуллинның "Мин кырларга гашыйк" дип җырлавы, проектор аша басу-кырларга алып кереп китте. Авыл! Кем өчендер иң авырткан җир булса, бәрәскәләр өчен ул туган җир генә түгел, биеклек. Юкка гына "Биеклекләр кирәк җырга да", дип сөйләмиләр алар.

Шәвәли (Ильяр) белән Җәмилә (Айгөл) очрашуыннан башланып, 3 сәгать дәвамында барган концертта Бәрәскәнең әби патша заманыннан килгән тарихы: 1769 елгы мәчете дә, ике мәхәлләдә ике мәчете булуы да, гореф-гадәтләре, ничек килен төшерүләре; бүгенгесе, киләчәге дә күрсәтелде. Олыларның чыгышлары балаларныкы белән бергә үрелде. Шырдый-бырдый җырлар җырланмады, халык күңелендәге моң түгелде. Бөтереп алды. 364 хуҗалыгы, 864 кешесе булган Бәрәскә күгендә күпме йолдыз калыкты. Әле күпме калкасы бардыр... Урам концерты соңында сәхнәгә менгән Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллинны тамашачылар гына түгел, сәхнәдәгеләр үзләре дә алкышладылар. Ә хуҗа кеше олы итеп, һәр кешенең йөрәгенә, җанына үтә алырлык ихлас рәхмәтен әйтә белде. Авыл бербөтенгә әйләнде. Менә шулай яшәү кирәк... менә шулай яшисе килә!

...Район үзәгенә кайттым. Тып-тын... Бәрәскә биеклеге, Бәрәскә бөтенлеге җитми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев