Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 15 юл һәлакәте теркәлгән

Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Фәнил Муллагалиев юл хәрәкәтенә кагылышлы узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

- Мәкаләне "тимер ат"ны спиртлы эчемлек кулланган хәлдә иярләүчеләр турында язудан башлау урынлырак булыр?

  • Алай булгач узган елгыны гына түгел, аннан алдагысын да искә алыйк. 2013 елда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 125 кешегә каршы административ протокол төзелгән иде. Былтыр исә, 84 транспорт йөртүче тоткарланды. Моңа беренче чиратта, 2013 елның 1 сентябреннән кертелгән үзгәрешләр сәбәпче. Ягъни, үзгәрешләрдә каралганча, хәзер йөртүче хокукыннан гына мәхрүм итеп калмыйлар, 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә кирәк. Моннан соң шоферларның зур күпчелеге, аңлавымча, кат-кат уйлый башлады. Бик кыйммәткә төшә бит!
  • Шулай да район юлларында исерек хләдә транспорт йөртүчеләр кимеми...
  • Дөрестән дә, ел башыннан ук бу өлкәдәге "алдынгы шофер"лар үзләрен күрсәтергә өлгерделәр дә инде. Гыйнвар ае башында гына 6 кеше транспорт белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткәндә тоткарланды. 2013 елның гыйнварында, шушы сәбәп белән 4 шофер тоткарланган иде.
  • Сәбәбе нидә икән?
  • Инде газета-журналларда, телевидениедә һаман күрсәтеп, сөйләп торуга карамастан, 100 грамм аракы эчәләр дә, үзләрен кулда тота алмый башлыйлар, күзләренә ак-кара күренми. Ул арада машина руле артына менеп "кунаклыйлар". "Мин спиртлы эчемлек кулланганнан соң, машина янына якын да килмим", диючеләр дә, туктатып ишекләрен ачкач, машиналарыннан җиргә егылып кына төшәләр. Инде газетада бер генә язылмады, күпчелек хәбәрдар, хәзер хәтта инвалид шоферлар да "Безне җентекләп тикшермәсләр" дип өметләнеп, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә йөриләр. Мөгаен, транспорт йөртүчеләрнең дә психологиясе үзгәрә башлагандыр...
  • Саннар белән дә таныштырып узсагыз иде?
  • 2013 елда 13 юл һәлакәте теркәлеп, 1 кеше вафат булды, 18 кеше тән җәрәхәте алган иде. 2014 елда 15 юл һәлакәтендә 24 кеше тән җәрәхәтләре алды, шөкер, вафат булучылар теркәлмәде. 2013 елда балалар катнашында 1 юл һәлакәте теркәлгән иде, 2014 елда андый һәлакәтләр икәү булды. Бер дә күңелле статистика түгел... Ел дәвамында 2 транспорт йөртүче спиртлы эчемлек кулланган хәлдә юл һәлакәтенә сәбәпче булды. Ике очракта да тән җәрәхәте алучылар теркәлгән. Ә бит берсе болай да алкоголь кулланып машина йөрткән өчен йөртүчехокукыннан мәхрүм ителгән булган. Җәмәгать! Мондый шоферлар җәмгыятебез өчен икеләтә куркыныч тудыралар!
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Катлаулы. Авыр хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!
  • Үзегезгә рәхмәт. 2015 елда юлларда игътибарлы булып, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрик! Бу шоферларга гына түгел, пассажирларга да, җәяүлеләргә дә кагыла. Юлда барыбызның да туганнары, якыннары, кадерле кешеләре йөри. Бер-беребезгә авырлык китермик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев