Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 25 нче Сабантуй гөрләде

Бәйрәм 25 нче Сабантуй узды Ел буе көтеп алган, күпме әзерләнгән бу бәйрәм дә үтеп китте. Бар да яхшы иде, тик көне генә килмәде... Җылы, кояшлы булса, мәйдан тагын да катырак гөрләгән булыр иде. Табигатьнең үз законы, шулай да ул безгә мәрхәмәтле булды, Аллага шөкер, (күрше Арча районының безнең белән...

Бәйрәм

25 нче Сабантуй узды

Ел буе көтеп алган, күпме әзерләнгән бу бәйрәм дә үтеп китте. Бар да яхшы иде, тик көне генә килмәде... Җылы, кояшлы булса, мәйдан тагын да катырак гөрләгән булыр иде. Табигатьнең үз законы, шулай да ул безгә мәрхәмәтле булды, Аллага шөкер, (күрше Арча районының безнең белән чиктәш авылында боз явып, сабантуйны икенче көнгә күчерделәр) мәйдан башланыр алдыннан көн азрак җылытып җибәрде, болытлар таралып кояш чыкты, күңелләр күтәрелде, җиңелчә киенгән биюче балалар өчен куандык. Ә алар безне сөендереп искиткеч бию бүләк иттеләр. Азрак алгарак киттем, елдагы матур традицияне дәвам итеп, иң элек мәйданга бизәлгән атлар керде. Аннан соң мәйданны тутырып биергә балалар, олылар - мәдәният хезмәткәрләре чыкты. Елның-елында зарыгып сабантуйның әнә шул башланган өлешен көтәбез, күрми калган вакытта, сабантуй үтмәгән кебек тоела, чөнки үзгә матурлыгы бар; күпереп пешкән Әтнә икмәген район башлыгына тапшыру күренеше дә күңелне нечкәртә; сабантуй башланганын белдереп, күккә очкан шарлар сокландыра, аларын да күздән югалганчы карыйбыз. "Кара-кара, әни, бу шарлар кайсы илгә кадәр бара инде..." дип сораган сабыйга карап елмаеп, ихтыярсыздан чыннан да кая кадәр бара икән, дигән уй йөгереп үтә. Ул да түгел авыл хуҗалыгында зур күрсәткечләргә ирешкән игенчеләребез, терлекчеләребезне нәни кызларыбыз-егетләребез җитәкләп сәхнәгә озаттылар. Халыкны 25 нче сабантуй белән котларга районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов сәхнәгә күтәрелде. - Бөтен ирешелгәннәр сезнең күз алдыгызда. Озак сөйләп тормыйча, шунысын гына әйтәсем килә, республика районнары арасында бөтен күрсәткечләр буенча иң алдынгы урыннарда барабыз. Игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырышлыгы бу. Киләчәктә дә шулай эшләргә, яшәргә язсын. Ә эше булганның ашы да бар. Бәйрәмебез мөбарәк булсын, бергәләп ял итик. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете телим, - дип сүзен төгәлләп, алкышлар астында алдынгыларга бүләкләр дә тапшырды район башлыгы. Ә сабантуй әләмен сабан батыры - "Мәңгәр" хуҗалыгының механизаторы, "МТЗ 1221" тракторында 405,10 гектар язгы кыр эшләре башкарган, 1086 гектар чәчкән, 447 гектар дым каплаткан Айнур Айдар улы Сабиров күтәрде. Иңбашына тәкәсен салган сабан батырын да халык зурлап урынына озатты. Шуннан соң мәйдан ду килде, әллә ничәгә бүленеп, һәр почмакта уеннар башланды, берсендә көрәштеләр, икенчесендә авыш колгага менделәр, өченчесендә көянтә-чиләк белән су ташыдылар, утын кистеләр, капчык киеп йөгерделәр, колгага менеп әтәчне очырдылар, аннан соң мәйдан буйлап шул әтәчне кудылар. Сабантуйны алып баручы район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов:"Кем тота, әтәч шуңа була", дип көч биреп торды. Байтак чаптырды әтәч, барыбер тоттылар. Ул арада Әлфинә белән Рамил сәхнәгә биючеләрне, җырчыларны чакырып тордылар, ә үзебезнең үзешчәннәр, безне үз итеп килгән Камал артисты Әсхәт Хисмәт халыкка җыр бүләк иттеләр. Әтнә дәүләт драма артистларының, "Алчәчәк" бию төркеменең биюләре дә алкышларга күмелде.."Быел да артистлар чакырмаганнар икән, дип баштарак уфтанып сукранган халык, соңыннан үзләре үк , "Артистларың бер кырыйда торсын дип, Ривал Хисмәтуллин, Мөнир Мәрдәнов, Марс Шиһаповка сокланып рәхәтләнеп кул чапты. Йолдызларыбыз күп иде. Аларның чыгышын Шомбай (Рамазан Сәләхетдинов) белән Камырша (Азат Хәйретдинов)ның "Катыгын ашыйсы түгел, акчасын гына ал", "Бирмәгез бүләген чүлмәкне харап итте" кебек шаян сүзләре бүлгәләде... (Калганын газетадан укырсыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев