Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 30 градус эссе булачак

Әтнәдә 30 градус эссе булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Әмма 27 май көндез явым-төшемнәр...

Әтнәдә 30 градус эссе булачак

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Әмма 27 май көндез явым-төшемнәр булмаячак. Алдагы төндә температура 10-15 градуска кадәр төшә, көндез 25-30 градус эссе көтелә.

Республиканың барлык районнарында температура бертөрле булачак. 28 май төнендә Татарстан буенча бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин. Термометр баганалары 12 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев