Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 5 протокол төзелгән

Сак бул - юлда балалар! Юлларда балалар белән бәйле юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмау максатыннан, республикада 15 майдан 15 июньгә хәтле "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы игълан ителде. Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында балалар катнашында 135 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала үлгән, 138 бала җәрәхәтләнгән. Узган елның шул вакыты белән...

Сак бул - юлда балалар!

Юлларда балалар белән бәйле юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмау максатыннан, республикада 15 майдан 15 июньгә хәтле "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы игълан ителде.

Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында балалар катнашында 135 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала үлгән, 138 бала җәрәхәтләнгән. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре 26га , зыян күрүче балалар саны 8 гә арткан. Шунысы да бар, юл һәлакәтендә үлүче балалар саны быел икегә кимрәк.

Район буенча соңгы көннәрдә махсус утыргычсыз булган балалар очраклары буенча 5 протокол төзелгән. 3 бала куркынычсызлык каешлары булып та, эләктермәгән килеш эләккән. әлеге машина хуҗаларына да протоколлар төзелгән. Бер балигъ булмаган бала мопедта йөргән өчен тоткарланган , әнисе 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Балигъ булмаганнар белән бәйле юл һаләкәтләренең өчтән бере җәйге чорга туры килә. Шуңа да район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан укучылар белән юл кагыйдәләренә багышланган очрашулар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев