Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә 800 төп помидор утыртканнар

Әтнәнең Бәрәскә мәктәбендә 800 төп помидор утырттылар Үсенте үстерү белән хәзер берәүне дә шаккатырып булмый, бигрәк тә мәктәп коллективлары үстергәннәре белән. Елның елында районыбызның һәр мәктәбе үзләре өчен дә, сатуга да яшелчә үсентеләре үстерәләр. Мәктәпләр үстергәч, авылларда яшәүчеләр дә үсенте үстереп мәшәкатьләнеп тормый. Бу хакта барыбыз да белә. Ә менә...

Әтнәнең Бәрәскә мәктәбендә 800 төп помидор утырттылар

Үсенте үстерү белән хәзер берәүне дә шаккатырып булмый, бигрәк тә мәктәп коллективлары үстергәннәре белән. Елның елында районыбызның һәр мәктәбе үзләре өчен дә, сатуга да яшелчә үсентеләре үстерәләр. Мәктәпләр үстергәч, авылларда яшәүчеләр дә үсенте үстереп мәшәкатьләнеп тормый. Бу хакта барыбыз да белә.

Ә менә Бәрәскә мәктәбе укучылары, укытучылары үстергән рассадалар быел да тел шартлатырлык, аларны инде парникларга чыгаралар, анысы да өчәү. "800 төп помидор утырткан идек, 500 ен сатып алып бетерделәр. Борыч белән баклажан да бетте. Чәчәкләрне әле сата башламадык, аларын да алырлар дип уйлыйбыз, петунияләребез махроовый һәм бик ныклар, заказлар да күп", -ди мәктәптә өч ел биология укытучысы Гүзәл Сабирҗанова.

Мәктәп бакчасында эш җитәрлек, аларның 3 гектар җире, 2 гектар яшелчә бакчасы бар.

Шунысын да әйтик, 2011 елда мәктәп яшелчә бакчалары өчен грант отса, узган ел мәктәпкә "биология кабинеты" бүләк ителде. Быел да уңышлары зур булыр дип ышаныйк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев