Әтнәдә алганы – 15, биргәне – 30 мең түләячәк
Узган атна барышында район юлларында 9 вак юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсендә һәлакәт урынын калдырып киткән машина йөртүчене суд 5 тәүлеккә ябылуга хөкем иткән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов сүзләренә караганда, атна барышында юл кагыйдәләрен бозучылар саны 80 нән арткан. Юлларның начар булуы сәбәпме моңа, әллә килеп...
Узган атна барышында район юлларында 9 вак юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсендә һәлакәт урынын калдырып киткән машина йөртүчене суд 5 тәүлеккә ябылуга хөкем иткән.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов сүзләренә караганда, атна барышында юл кагыйдәләрен бозучылар саны 80 нән арткан. Юлларның начар булуы сәбәпме моңа, әллә килеп җитеп яткан бәйрәм кәефе игътибарны киметүгә этәрәме - белмәссең. Җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчеләр икәү булган. Ә ике җәяүле үзләре яктылык кайтаргыч элемент булмаган килеш юлга чыккан. Юлны тиешле урыннан чыкмаган биш җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Биш машина йөртүче район буйлап куркынычсызлык каешын такмаган килеш җилдергән. Ә менә балаларын махсус утыргычсыз йөрткән өч машина йөртүчене ничек аңларга. Штрафы, штраф, ә бүтән хәл килеп чыкса. Алла сакласын. Йөртү хокукы булмаган килеш бу эшкә алынган "шофер" 15 мең штраф түләячәк. Ә машина хуҗасына исә 30 меңне үк чыгарып салырга туры киләчәк. Штрафстоянкадан машинаны алу да бушка булмас дип уйлыйм. Тонировкасыз - бер, страховкасы булмаган килеш- 4, юл билгесенә игътибар итмәгән - ике, документларын өйдә онытып калдырган - бер, район буйлап пычрак номерлар белән йөргән - 16, машинаның арткы утлары янмаган тагын 16, юл билгесе турындагы кагыйдәләрне бозган-8 машина йөртүче штрафка тартылган. Телефоннан сөйләшергә яраткан машина йөртүчегә бер мең ярым сум штраф. Вак юл һәлакәте булган урыннан китеп барган машина йөртүче исә суд карары нигезендә 5 тәүлек ябылуга хөкем ителгән. Руль артына йөртү хокукы булмаган кешене утырткан вазыйфаи затка 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керәчәк. Бу башлыча автобусларга кагыла. Балалар йөртүче автобусларда укучыларның исемлеге, аларны озата баручыларның исемлеге һәм фрахтовкалау килешүе булырга тиеш. Юк икән, йөртүчегә 3 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук балаларны төнгә каршы юлга алып чыгып китү дә катгый рәвештә тыела. Бу очракта 5 мең сум күләмендә штраф яисә 4 - 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Соңгы вакытта машиналарга төрле язулар язып кую модага керде. Реклама хокукындагы язулар башка транспорт чараларына комачаулык итсә, юлда куркыныч тудырса - машина йөртүчегә 2 меңнән алып 2 мең ярымга кадәр штраф яный.
" Кышкы каникуллар башланды. Балаларга аеруча игътибарлы булыйк. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр дә таныклыкларын вакытында тапшырсын иде. Яңа елда юлларда барыбыз да имин йөрик,"- ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев