Әтнәдә һава торышы начарая
19-21 апрель көннәрне һава торышы начарлана - республикага циклон керә.
Бу көннәрне көчле җил - вакыты белән секундына 17-22 метр тирәсе булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә. Явым-төшем дә булачак: юеш кар да, яңгыр да яварга мөмкин.
Шунысы кызык, һава температурасы 0 градус тирәсе була, хәтта +10 градуска кадәр җитәчәк, шул ук вакытта юлларда кар көртләре булыр дигән фараз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев