Әтнәдә һава торышы ни хәлдә
Синоптиклар алдагы көннәрне Татарстанда һава торышы җылытачак, дип белдерәләр.
Дөрес, төнлә салкын була әле, әмма көндез температура "+"не күрсәтәчәк. Бу безгә нәрсә белән яный, әллә моның бернинди зыяны юкмы? Кайбер оператив хезмәт вәкилләреннән, шулай ук халыктан шул хакта сораштык.
Рамил Гарипов, РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Әтнә вәкиле.
- Фаразлар буенча, быел яз иртә килә, диләр. Моңа әзер булып торыйк. Беренче чиратта, түбәдәге карның суланып, авыраюын онытмагыз. Түбә ишелергә мөмкин. Шуңа күрә, карны ишәргә кирәк. Йорт-җир, каралты-курага су үтеп кермәсен өчен, канаулар казып кую отышлы. Су төшә башларга да озак калмас инде. Болардан тыш, балыкчыларга мөрәҗәгать итәсе килә. Халык, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанырга ярамый, дип белмичә әйтми ул. Саграк булыйк.
Наил Шаһиев, Олы Әтнә.
- Әгәр карга мартның беренче көннәрендә кычкырса, яз иртә килә. Ә 6-7 мартта күренсә, яз соңга кала. Минемчә, кар көрәп канаулар казырга иртәрәк. Моны хут чыккач, 18 марттан соң гына башкарырга кирәк. Яз иртә килгән еллар да булды. Әйтик, 1964 елны 14 мартка кар эреп бетте. Дөрес, аннан соң да карлы-яңгырлар булды.
Хәмит Галимҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
- Табигатькә ышанып булмый, һәрвакыт әзер булырга кирәк. Ашлама складларына су үтеп керә күрмәсен, ашламаны махсус аслыкка урнаштыру отышлы. Склад һәм терлекчелек, хуҗалыктагы бина түбәләреннән карны ишү хәерле. Моннкан тыш, кырыйдан канаулар да казырга кирәк.
Надия Хәкимҗанова, Күәм авылы.
- Түбәдәге карны ишү кирәк үзе. Шулай да, югарыда урнашкан йорт-җиргә, каралты-курага су басу куркынычы янамый дип саныйм. Кыскасы, ниләрдер фаразламыйча гына, "Сакланганны - саклармын" гыйбарәсен онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев