Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җаваплылык - кырыс

"Штрафны вакытында түләмәүчеләр белән эш дәвам итә", - дип хәбәр итә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Бу уңайдан РФ административ кодексының 20.25 маддәсе I өлеше нигезендә 5 кешегә протокол төзелгән. Аларның 4се суд карары нигезендә штрафны икеләтә түләячәк. Бу атнада тиешсез урында "обгон" ясаган 1 йөртүче җаваплылыкка тартылган - 5 мең...

"Штрафны вакытында түләмәүчеләр белән эш дәвам итә", - дип хәбәр итә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Бу уңайдан РФ административ кодексының 20.25 маддәсе I өлеше нигезендә 5 кешегә протокол төзелгән. Аларның 4се суд карары нигезендә штрафны икеләтә түләячәк. Бу атнада тиешсез урында "обгон" ясаган 1 йөртүче җаваплылыкка тартылган - 5 мең сум штраф салганнар. Тагын бер йөртүче баланы махсус утыргычсыз йөрткән - аңа 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Машинага рөхсәт ителмәгән лампочкалар (ксенон) урнаштырган йөртүче дә 3 мең сум штрафка тартылган. Әгәр утны яндырып хәрәкәт тә итсә, 1 елга "права"дан мәхрүм ителер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев