Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә авыруларны эвакуацияләделәр

Өйрәнү Авыруларны эвакуацияләделәр 28 май көнне район үзәк больницасына бер-бер артлы агылган янгын сүндерү, электр, газ хезмәте күрсәтү, полиция машиналарын күрүчеләр белгән догаларын укып, "Һай, нәрсә булды икән?" дип борчылганнардыр. Ыгы- зыгылы заман, көндә бер куркып алабыз. Бу юлы куркырга кирәкми, монысы әзерлек кенә. Больницада янгын чыккан вакытта, биредә дәваланучыларны,...

Өйрәнү

Авыруларны эвакуацияләделәр

28 май көнне район үзәк больницасына бер-бер артлы агылган янгын сүндерү, электр, газ хезмәте күрсәтү, полиция машиналарын күрүчеләр белгән догаларын укып, "Һай, нәрсә булды икән?" дип борчылганнардыр.

Ыгы- зыгылы заман, көндә бер куркып алабыз. Бу юлы куркырга кирәкми, монысы әзерлек кенә. Больницада янгын чыккан вакытта, биредә дәваланучыларны, авыр хәлдәге авыруларны ничек чыгаралар, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтиләрме, тиешле 10 минут эчендә авыруларны эвакуацияләп бетерә алалармы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен беләләрме, башка тармак белгечләре тиешле вакытта килеп үзләренә тиешле эшләрне башкарырлыкмы... - менә шушы таләпләрнең үтәлешен тикшерделәр районыбызның янгын сүндерүчеләре.

Тикшерү генә булса да, ара-тирә йөрәкләр сикергәләп алды, янгын сүндерү машинасының больница ишек алдына керүен күрү, янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәргә киенеп, бина эченә кереп китүләре, башка хезмәт вәкилләренең дә үзара нәрсәләрдер эшләүләре, носилка белән алып чыккан "авыр хәлдәге" авыруларны азрак куркытып та алгандыр, ә йөрерлекләре: "Берүк, Аллам сакласын, мондый хәвеф-хәтәр була күрмәсен", дип теләде. Больницаның баш табибы Азат Гарипов үзе дә шул сүзләрне кабатлады. Амин, була күрмәсен, тик өйрәнү, белгәннәрне искә төшерү кирәк, дөнья бу, ни булмас.

Тикшерү-өйрәнүнең нәтиҗәсе сөендерә, чөнки бар да тиешле таләпләрне үти алдылар: больница эченнән 81 авыру, шуның дүртесе "авыр хәлдә", носилка белән дә чыгарылдылар, шәфкать туташлары җитәкләп алып чыкканнары да булды, барлык кеше тиешле 10 минутта чыгарылып бетте. Аяк астында буталып йөрүчеләр дә күренмәде, бары махсус хезмәтләр генә үз эшләрен "эшләделәр".

Соңыннан Гадәттән тыш хәлләр бүлеге министрлыгының 108нче янгын сүндерү бүлегенең инспекторлары Илнур Гиндуллин, Илшат Мәхмүтов сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә инструктаж үткәреп, мондый хәл була калган очракта нишләргә кирәклекне аңлатын, янгын сүндерү җиһазлары белән ничек эшләү кирәклекне күрсәттеләр. Кызыксынып тыңладык, берүк кулланырга язмасын, Ходай үзе сакласын.

1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев