Әтнәдә балалар оешмалары советы (СДО) Форумы узды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың барлык районнарында да яшь гражданнар Форумы уздырыла. Татарстанда аның беренчесе - балалар оешмасы советы башлангычында Әтнә районының "Ашыт" мәдәни һәм спорт үзәгендә үтте. Биредә район мәктәпләрендә укучы иң сәләтле, актив балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук балалар оешмалары җитәкчеләре җыелды. Үзара әңгәмәдә СДО директоры...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың барлык районнарында да яшь гражданнар Форумы уздырыла.
Татарстанда аның беренчесе - балалар оешмасы советы башлангычында Әтнә районының "Ашыт" мәдәни һәм спорт үзәгендә үтте. Биредә район мәктәпләрендә укучы иң сәләтле, актив балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук балалар оешмалары җитәкчеләре җыелды.
Үзара әңгәмәдә СДО директоры Екатерина Согрина:
- Форумның максаты балалар инициативасын яклауга, районда җәмәгать эшчәнлеген җәелдерүгә, балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле проблемаларны ачыклап, аларны уңай хәл итүгә юнәлдерелә, - диде.
Балалар 9 секциягә бүленеп эшләделәр һәм һәр секциядән район хакимиятенә мөрәҗәгать-үтенеч яңгырады. Соңыннан балалар Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриевка сораулар бирделәр. Үзара эчкерсез әңгәмә рәвешендә барды ул.
Бу хакта газетадан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев