Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә - “Без, без-з-з ләр” иле

Ышанасызмы, юкмы, табигатьтә дә үзара дошманлашып яшәүче бертуган бөҗәкләр бар икән. Мин, күзәтергә яраткан бакча тормышын, бөтенләй белмәгәнмен икән әле. Белмәгәнеңне ничек белдең дип сорарсыз?! Ары авылында яшәүче әтием Илгиз бал кортлары дөньясына алып керде. Мин яратып йөри торган бал бакчасының бер сере дә юк сыман иде бит. Үземчә, әтигә...

Ышанасызмы, юкмы, табигатьтә дә үзара дошманлашып яшәүче бертуган бөҗәкләр бар икән. Мин, күзәтергә яраткан бакча тормышын, бөтенләй белмәгәнмен икән әле. Белмәгәнеңне ничек белдең дип сорарсыз?! Ары авылында яшәүче әтием Илгиз бал кортлары дөньясына алып керде. Мин яратып йөри торган бал бакчасының бер сере дә юк сыман иде бит. Үземчә, әтигә ярарга тырышып "Без, без-з-з ләр" иле дип атыйм мин аны. Ә анда бер-беренә сыенышып унбиш бәләкәй йорт тора. Эчләре тулы әтинең иң яраткан "без, без-з-зләре" - бал кортлары. Үзен ир итеп белә башлаганнан бирле эти бал кортлары белән дуслашкан. Ә ул болай булган: өйләнеп, йорт торгызып йөргән вакытлары, бер көнне ап - аяз көнне баш очларында кара болыт пәйда була. Әти сүзләре буенча, аны кортларның тавышы гаҗәпкә калдыра. Шундый бәләкәй генә бал төеннәре төзек мотор тавышы чыгара ала икән бит! Әйтерсең хуҗаларын эзли чыкканнар, алары да янәшәдәге тал агачын сырып алганнар. Кызыксынып кына яннарына барган әти, шул көннән башлап, тормышын, хезмәт юлын бал кортлары белән бәйли. Кул астымда бер төрле корал да юк, ләкин кызыксыну көчле иде, кызым, бер көн эчендә чытыр чаптым, иң кирәкле умарта өе, оя рамы, ясалма кәрәз, корт тубалы, төтәсләгеч, битлек булдырдым. Шулай итеп этине йортта тормыш иптәше Наилә, биш кызы һәм гөрләп эшләп торган беренче умартасы көтә. Ни хикмәттер, алар минем гайрәтне чиктереп чакмадылар да, тиз үрчеп тә киттеләр. Үрчүләрен корт аеру, күч аеру дип атыйлар инде. Әтинең бу мавыгуы авылда бик тиз тарала. Хәбәрне үзенә ярдәмче эзләүче колхоз умартачысы Шакирҗан бабай да ишетә, озаклап йөрми, кичләтеп "кунакка килә". Хайваннар яратучы әтине эш куркытмый, киресенчә, белмәгәнне өйрәнергә мөмкинлек туа аңа. Китә яңа тормыш: ана корт, ата корт һәм эшче кортлар арасында. Никадәр якты истәлек һәм яңалык көткәнен белгән булсам, кызым, Шакирҗан бабаңа җавапны яшен тизлегендә биргән булыр идем. Бал кортлары эшче халык кебек бөтен эшне үзләре башкаралар: личинканы ашата, ояны җылыта, нектар һәм серкә җыя, су китерә, балавыз эшләп чыгара, дошманнардан саклый, умартаны чистарта, һаваны алыштыра, температураны саклый, ояны сылый. Аларда ис сизү бик көчле, ризыкны шулай эзләп табалар икән, ләкин гомерләре бик кыска - 30 көн чамасы.

Бу кыска мәгълүматны Шакирҗан бабайдан белсә, башка нечкәлекләрне белү өчен бабай китапханә белән дуслаша, Пермь умарта институты чыгарган китапны үз итә. Җәй айларын ике ир авыл читендәге умарталыкта уздыралар. Иртәнге биштә китеп, кичке унга кадәр мең мәшәкатьле, ләкин бик теләп һәм яратып башкарган эш көтә аларны. Шуның арасында түтәлләрдә кыяр, суган, сарымсак үстерәләр, чишмәдән су ташыйлар, печән җыялар, аюлардан саклану корылмалары ясыйлар. Мәшакать куп вакытта ярдәмгә әбием Найлә дә килә.

Нинди түзем һәм кыю булган минем әти! Бал аерткан көннәрдә алар өчәр көнгә йоклый да калганнар, чөнки бер сәгатьне дә югалтырга ярамый, татлы балны вакытында аертып тапшырырга кирәк. Ләкин әти мактанып йөри торганнардан түгел, киресенчә, ул Шакирҗан бабайга, әнием Наиләгә рәхмәтле. Алар ярдәм итмәсә, эшкә җилсетеп тормасалар, күңелем үсеп тормас иде бит! Ә мин тыныч күңел белән хезмәт иттем. Гомерем буе бал кортларына сокланып яшәдем. Аларның биш күзе бар, икесе катлаулы, өчесе гади күзләр. Гади күз белән алар якындагы әйберләрне күрәләр, ә менә очканда күрү өчен катлаулы күзләрдән башка тормыш туктала, ди. Мин бит умарталарны да матурлык өчен генә төрле төсләргә буйыйлар дип уйладым, ә әти әйтә бал кортлары төсне яхшы аера, үз өйләренә кайтырга уңайлы булсын өчен шулай эшләнә ди. Шулай кызыклы мәгълүматлар сөйли - сөйли әти оныкларына рамга чыбык тарттырырга, ясалма кәрәз ябыштырырга өйрәтә. Сүз арасында рамлы умарта уйлап тапкан Петр Проковичны мактап ала. Авылда бүген дә умарта тотучылар бар. Алар өчен бик куана әти, алар миннән дә остарак хәзер дип шатлана. Менә нинди эшләп туймый торган олы шәхес минем әтием.

Без, кешеләргә, алардан әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар икән. Мәсәлән, һава торышын алдан ачыкларга, ояны саклау максатыннан һәлак булудан курыкмаска, кечкенә генә булсаң да, табигатькә зур файда китерергә.

Сүз башым дошманлашып алучы җан ияләре турында иде бит. Алар да бал кортлары икән ләбаса. Кыштан исән чыккан көчле оя ризыкны җиңел юл белән таба, янәшәдәге көчсез ояны чамалап ала да басып кереп талый башлый. Күршеләр саклана, әлбәттә, ләкин "сугыш кырында" сакчыларын күпләп югалталар һәм тагын да көчсезләнәләр. Моны искәрмәгән умартачы бу оядан колак кага ала ди, әти. Менә сиңа, мә! Кечкенә "без, без-з-зләрдә" күпме сер бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев