Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ботлап ит урлаучыны эзлиләр

Шаулап гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Инде ил-көннәребезгә тынычлык теләп, матур итер кенә яшисе дә бит... Юк шул, бәйрәм артыннан ахырын уйламыйча, үз башларына авырлык эзләп йөрүчеләр дә бар икән. Агымдагы елның 16 гыйнваре көнне Әтнә эчке эшләр бүлегенә район авылларының берсендә шәхси хуҗалык белән яшәүче гражданнан гариза...

Шаулап гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Инде ил-көннәребезгә тынычлык теләп, матур итер кенә яшисе дә бит... Юк шул, бәйрәм артыннан ахырын уйламыйча, үз башларына авырлык эзләп йөрүчеләр дә бар икән.

Агымдагы елның 16 гыйнваре көнне Әтнә эчке эшләр бүлегенә район авылларының берсендә шәхси хуҗалык белән яшәүче гражданнан гариза керә. Анда сарайда эленеп торган җирдән бер бот итнең югалуы турында хәбәр ителә. Хуҗалар әлеге югалтуны иртән сарайга чыккач кына беләләр. Бүгенге көндә әлеге гариза буенча тикшерү эшләре алып барыла. Мондый хәл кабатланмасын өчен һәркайсыбызга игътибарлы булу кирәк. Шәхси хуҗалык сараена керергә курыкмаган бур өйгә үтеп керергә дә күп сорамас. Шуңа да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район халкын уяу булырга чакыра

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев