Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бәрәңге үстерә беләләрме

Ике күрше бәрәңге корткычы белән көрәшә. Икесе дә кичен агу сипкәннәр, иртән нәтиҗәсен тикшерәләр. Берсенең бакчасында кортлар үлеп беткән, икенчесендә нәтиҗәләре күренми. Агу исемнәре төрле булып чыга. Икенчесе күршесенән агу исемен, сату ноктасын ачыклап, бакчасын яңадан агулый. Ә кирәк идеме соң яңадан агулау? Аларның агулары төрле-төрле булып чыга: беренчесенең -...

Ике күрше бәрәңге корткычы белән көрәшә. Икесе дә кичен агу сипкәннәр, иртән нәтиҗәсен тикшерәләр. Берсенең бакчасында кортлар үлеп беткән, икенчесендә нәтиҗәләре күренми. Агу исемнәре төрле булып чыга. Икенчесе күршесенән агу исемен, сату ноктасын ачыклап, бакчасын яңадан агулый. Ә кирәк идеме соң яңадан агулау? Аларның агулары төрле-төрле булып чыга: беренчесенең - "контакный", икенчесенеке - "системный". "Контакный" агу бөҗәкнең узенә тәэсир итә. "Системный" агу сипкәндә, кортлар агулы яфракны ашап үләләр, нәтиҗәсен көтәргә кирәк. Икенче күршегә бакчаны ике тапкыр агулаганчы бераз сабыр итәргә генә кирәк иде.

Без, Әтнә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укучылары, фән түгәрәкләренә йөреп, бәрәнге үстерүчеләрнең ничек әйләнә-тирә мохитенә тәэсир итүләрен өйрәнәбз. Без уздырган сораштырулар бәрәңгенең сортына игътибар итмәүләрен күрсәтте. Безне аеруча кызыксындыра торган сорау - бәрәңге устергәндә агу куллану ни дәрәҗәдә белеп эшләнә, бәрәңге уңышының чисталыгына зыян саламы? Агу булсын да, ничек зыян салмасын? Зыянын кимету өчен нәрсә эшләп була? Бу сорауларны чишү юлларны эзләгәндә безгә бер фикер килде: әгәр дә Әтнәдә "Үсемлек кортларын һәм авырулары белән көрәшү пункты" ачылса ничек булыр икән? Без моның файдалы якларын түбәндәгеләрдә күррбез: беренчедән - бу оешмадабелгеч булачак, ул нинди агу ничек тәэсир итә, куллану микъдаре ничек булырга тиешлеген яхшы белә. Икенчедән - агу белән эшләүченең индивидуаль саклану чаралары булачак. Өченчедән - ул инде беркайчан да себерке белән агу сипмәячәк, агу сибү машинасының сыйфаты яхшы булыр. Бәрәңгенең генә түгел, җиләк-җимеш агачларын да авыруларга, корткычларга каршы эшкәртеп булыр иде. Без болай эшәүнең бик күп яхшы якларын тапсак та, сораштыру узган кешеләрнең җавабында узебез эшлэү яхшырак дигән фикерләр күп булды. "Берг генә кеше агулаганчы барыбыз да агулыйк, доза әзрәк булыр" - дип язды бер җавап бирүче. Ә белмичә эшләгән эш нәтиҗәсендә барыбыз да агуланмыйбызмы соң?

Без өйрәнүләрне дәвам итеп, агу куллануны киметеп, авыруларга, кортларга чыдам сортлар үстереп, әйләнә-тирә мөхитне һәркемгә уңайлы итү юлларын эзлибез. Шул ук вакытта бәрәңге устеручеләрнең бу сорауларга ничек караганнарын да беләсебез килә. Нинди сортлар устерәсез, ни өчен?

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев