Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чираттагы “Эрудит“ бәйгесе

Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залындаукучылар арасында узучы "Эрудит" бәйгесенең чираттагысы булып узды. Анда районның унбер мәктәбеннән командалар катнашты, бары Түбән Көек мәктәбендә карантин булу сәбапле, бу мәктәп командасы гына юк иде. Бу юлы бәйге сораулары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышы геройлары, шул чор...

Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залындаукучылар арасында узучы "Эрудит" бәйгесенең чираттагысы булып узды. Анда районның унбер мәктәбеннән командалар катнашты, бары Түбән Көек мәктәбендә карантин булу сәбапле, бу мәктәп командасы гына юк иде. Бу юлы бәйге сораулары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышы геройлары, шул чор фильмнары, җырлары, сугышкпа багышлап язылган әдәби әсәрләр - "Эрудит" бәйгесе сорауларында болар барысы да чагылыш тапкан. Киеренке көрәштә беренче урынга Күңгәр мәктәбе командасы лаек булды. Икенче урында - Яңа Шашы, өченче урында Олы Бәрәзә командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев