Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чүп атнага өч тапкыр җыела

Әтнәдә чүп атнага өч тапкыр җыела Чистарту икеайлыгы барганлыгын хәбәр иткән идек. Хәер, үзегез дә яхшы беләсез, ныклап эшләргә мөмкинлек булмаса да, чөнки кар бетмәгән, эрегән урыннар да юеш һәм пычрак, хәлдән килгәнчә урамнарны җыештыра башладык, башлыча үзләренә билгеләнгән урнамнарны оешмалар чистарта, кулга кергәнен җыялар, кыш буе өелгән чүпләрне җыештыручылар...

Әтнәдә чүп атнага өч тапкыр җыела

Чистарту икеайлыгы барганлыгын хәбәр иткән идек. Хәер, үзегез дә яхшы беләсез, ныклап эшләргә мөмкинлек булмаса да, чөнки кар бетмәгән, эрегән урыннар да юеш һәм пычрак, хәлдән килгәнчә урамнарны җыештыра башладык, башлыча үзләренә билгеләнгән урнамнарны оешмалар чистарта, кулга кергәнен җыялар, кыш буе өелгән чүпләрне җыештыручылар да бар, монысы да һәрвакыттагыча оешма хезмәткәрләренә калды. "20 капчыктан артык чүп түктек, андагы шакшылык, сасылык, шул урамда яшәүчеләр, бу чүпне китереп ташлаучыларның ник берсе булышсын, үзләре катнашмагач без китүгә тагын чыгарып өяселәре билгеле, ә без ни өчен кеше чүбен җыештырырга тиеш, авыл җирлеге хезмәткәрләре шул урам кешеләрен дә ник чыгармый? ", - диючеләр булды һәм алар хаклы. Икеайлык дәвамында оештыру эшләренә дә үзгәреш керми калмас, әлбәттә. Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәровның аңлатмасы әнә шуңа дәлил: - Икеайлык барышында үзебезгә зыянга булса да, чүпне атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне җыюны оештырдык, соңгы атнада шулай эшләдек. Авыл җирлеге билгеләгән көндә оешмалар урам җыештырганда да тракторны мөмкин булган кадәр чыгарырбыз. Булмаганда чәчелмәслек итеп капчыкка, я тартмаларга тутырып, шул урам чатында калдырыгыз, безнең белән элемтәдә торып эшләсәгез дә әйбәт, оештырырбыз, чөнки чисталык һәрберебез өчен кирәк,- ди Рамил Рафаэль улы. Чынлап та шулай, җыешттыру эшенә дә барыбыз да катнашыйк!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев