Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә парк булачак

Район үзәгенең Шиһабетдин Мәрҗани урамында буласы парк хакында хәбәр иткән идек инде. Биредә яз башында азрак агачлар утыртылды, аннан соң эш тукталап калды. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, әлеге игелекле эш 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы буларак кабул ителгән программа нигезендә башкарыла. Республикабыз Лидеры Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән...

Район үзәгенең Шиһабетдин Мәрҗани урамында буласы парк хакында хәбәр иткән идек инде. Биредә яз башында азрак агачлар утыртылды, аннан соң эш тукталап калды.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк, әлеге игелекле эш 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы буларак кабул ителгән программа нигезендә башкарыла. Республикабыз Лидеры Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән кабул ителгән әлеге программа кысаларында республикада барлыгы 143 заманча парк һәм сквер ачылуы көтелә. Аларның 75е яңадан төзелсә, 68е капиталь ремонт нәтиҗәсендә аякка басачак. Программаның максаты - киң җәмәгатьчелекне территорияләрнең комплекслы үсешенә, аларны яшелләндерү һәм төзекләндерүгә, шулай ук кеше тормышы өчен уңай шартлар булдыруга җәлеп итү.

"Парклар һәм скверлар" программасын финанслау максатыннан 2015 елда Татарстан бюджетыннан барлыгы 1 миллиард сум бүленеп бирелгән. Республика Лидеры Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча һәр проект республика районнарында яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып тормышка ашырыла. Шушы уңайдан, 14 августта Татарстан лидеры Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге парк һәм китапханә ачуда катнашты.

Ә бездә яңа эшләнәчәк парк аша үтеп-китеп йөрүчеләр "Парк нигә эшләнми икән", - дип тә кызыксына башладылар инде." Биредә тиздән кызу эш башланачак. Гомумән, әлеге программа бер генә түгел, 3-4 елга каралган. Сентябрь ахыры октябрь башларында быелга тиешлесен үтәү күздә тотыла", - ди Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков.

Агымдагы елга программаны тормышка ашыру өчен 3 миллион 400 мең сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Сентябрь аена кергәч, яз башында утыртып, үсеп китә алмаган яңалары белән алыштыру эшләре башланачак. Моннан тыш, калган агачларны да утыртып бетерәчәкләр. Әлеге хезмәт өчен акча күчерелгән иде.

Район үзәгендә булачак паркның проекты бик матур. Барысы да тормышка ашырылыр дип ышанып каласы килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев