Әтнәдә “Ел укытучысы - 2015“ җиңүчесе билгеле булды
Нурания Хәкимҗанова -"Ел укытучысы -2015" җиңүчесе Олы Әтнә урта мәктәбендә дүрт көн дәвамында 16 февральдән 19 февральгә кадәр "Ел укытучысы-2015" бәйгесе узды Әлеге бәйгене ел саен карыйбыз, язабыз, ни рәвешле барганын сез дә, без дә беләбез. Тик быел бу бәйгегә зур үзгәреш кергән, алай гына да түгел, ул югары дәрәҗәдә...
Нурания Хәкимҗанова -"Ел укытучысы -2015" җиңүчесе
Олы Әтнә урта мәктәбендә дүрт көн дәвамында 16 февральдән 19 февральгә кадәр "Ел укытучысы-2015" бәйгесе узды
Әлеге бәйгене ел саен карыйбыз, язабыз, ни рәвешле барганын сез дә, без дә беләбез. Тик быел бу бәйгегә зур үзгәреш кергән, алай гына да түгел, ул югары дәрәҗәдә үтте, чөнки катнашучы һәр укытучы ныклап әзерләнгән, һәркайсының укучылар белән аралашуда үз алымы, үз осталыгы, Һәркайсы үзенчә итеп, Олы Әтнә урта мәктәбе укучыларын үз авызларына караттылар. Тикмәгә генә укучылар мәктәп директорына:" Бу укытучыны үзебезнең мәктәптә генә алып калыйк",- дип мөрәҗәгать итмәгәннәрдер.
-Бәйгегә укытучыларыыбыз бик җаваплы карап әзерләнгәннәр. Мәгариф бүлегенә мәктәпләрдән 63 укытучының эше керде, алар үзләре турында, эш алымнары турында презентация ясап җибәргәннәр иде. Без менә шул эшләрне карап, иң әйбәтләрне - 15 укытучыны сайлап алдык. 4 көн барган бәйгедә югары дәрәҗәдәге, күңелле, башкаларга үрнәк итеп куярлык дәресләр, тәрбия сәгатьләре күрдек. Иң сөендергәне: быел "Ел укытучысы"на ир укытучыларыбыз күп катнашты. Тәрбия сәгатьләре дә, дәрес бирүләре дә, мастер-класслар, түгәрәк өстәл артында барган мәгарифтәге укыту алымнары, яңалыклар турында сөйләшүләрдә дә укытучыларның белем дәрәҗәләре югары һәм аларның үз эшләренең осталары икәнлекләренә инандык, - дип, үз фикерен белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова
Менә шул әйбәтләрнең дә әйбәтен сайлап алу жюрига җиңел булмады . Ә алар, бәяләүчеләр барысы да авторитетлы белгечләр: Күңгәр мәктәбе директоры Наил Габидуллин, узган елгы бәйгенең җиңүчесе Наилә Хәкимҗанова, Иске Өҗем урта мәктәбе завучы Миләүшә Хафизова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Райлә Фәхретдинова, информацион-методик бүлек җитәкчесе Алсу Хөснетдинова үз эшләренә бик җаваплы карадылар. Бәйгене карап утыручыларның фикерләрен дә исәпкә алдылар. Озак киңәшләштеләр, чагыштырдылар, барын исәпләделәр. Нәтиҗәдә Күәм урта мәктәбенең информатика укытучысы Нурания Хәкимҗанованы бәйгенең җиңүчесе итеп игълан иттеләр. Бәйгенең тагын бер үзгәлеге, урын бер генә укытучыга бирелде. Калганнар - Күңгәр урта мәктәбенең химия укытучысы Хәмдия Галиева, Иске Өҗем төп мәктәбенең тарих укытучысы Илшат Нәҗметдинов, Күәм урта мәктәбенең тарих укытучысы Равил Садриев, Олы Әтнә урта мәктәбенең физика укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова бәйгенең лауреатлары дип игълан ителделәр.
Тагын бер яңалыгы: бәйгенең җиңүчесе дә, лауреатлары да "Ел укытучысы-2015"нең зона ярышында катнашырга Сабага барачаклар. Аннан соң гына республика бәйгесе булачак. Җиңү белән кайтырга насыйп булсын барыгызга да.
Ә бәйгедә катнашучыларның фотоларын газетабызның сайтыннан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев