Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә эт һәм төлке ишәйгән

Әтнәдә эт һәм төлке ишәйгән «Газетаның 4 санында иркенләп йөргән төлкенең юк ителүе турында язгансыз. Тик шул ук көнне төлкене Олы Әтнә авылының Карл Маркс һәм Комсомол урамнары киселешкән урында күрдем. Тагын бер соравым бар. «Хан» кафесы артында 20ләп эт йөри. Иртә белән эшкә җәяү йөрүчеләр, мәктәпкә баручы балалар бар....

Әтнәдә эт һәм төлке ишәйгән

"Газетаның 4 санында иркенләп йөргән төлкенең юк ителүе турында язгансыз. Тик шул ук көнне төлкене Олы Әтнә авылының Карл Маркс һәм Комсомол урамнары киселешкән урында күрдем. Тагын бер соравым бар. "Хан" кафесы артында 20ләп эт йөри. Иртә белән эшкә җәяү йөрүчеләр, мәктәпкә баручы балалар бар. Ул этләр килеп чыкса нишләргә? Авыл эчендә җәяү йөрергә дә куркыныч, бер яктан төлке, икенче якта этләр. Нигә аларга карата бернинди дә чаралар күрелми?"

Рәзинә.

Газетабызның контактына әнә шундый сорау килде. Бүгенге көндә төлке һәм этләр күпләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе. Төлке күрүчеләр турында еш ишетәбез. Аннары этләрнең күпләп йөрүе турында да хәбәрдар. Бу хакта газетада да бер генә тапкыр язмадык. Аннары урамга чыктым да, аларны атып үтердем, белән дә булмый. Монысы закон кысаларына сыймый. Сезнең соравыгызны Олы Әтнә авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиевка җиткердек.

  • Этләрне атарга ярамаганлыгы хакында әйтеп узылды инде. Бары тик аларны тотарга гына мөмкин. Моның өчен Казаннан махсус әлеге хезмәт белән шөгыльләнгән бригада чакыртыла. Бу эшләр район башкарма комитеты килешүе нигезендә башкарыла. Алар бары тик шприцлы пистолет белән генә атып, этләрне тоталар. Тагын шунысын да әйтәсе килә, урамда йөргән этләрнең 90 процентка якыны шәхси хуҗалыкныкы.

Бу эш узган ел да башкарылган. Быел да беренче кварталда эшләнер дип ышандырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев